Аның хыялы – прокуратурада эшләү.
Район суды бинасына керү урынында гадәти эш мохите: камералар, үтү режимы. Монда куркынычсызлык өчен җавап бирүчеләрнең берсе – 21 яшьлек Руслан Мортазин, райондагы суд приставлары хезмәте бүлегенең иң яшь хезмәткәре. Икенче ел инде ул 1 ноябрьдә һөнәри бәйрәм белән котлаулар кабул итә.
Руслан һәрвакыт хезмәттәше белән эшли. Бер-берсен еш алмаштырырга туры килә: берәрсенә теләсә кайсы вакытта төп эш урыныннан китәргә кирәк булуы мөмкин. Кайвакыт Руслан мөлкәтне арестлауда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен суд приставлары белән бергә бара, шулай ук ул җавап тотучыларны зал утырышына китерүне дә гамәлгә ашыра.
– Бу гади эш түгел – монда хезмәт үтисең. Җаваплылык зур. Әлегә күнегәм, минем өчен бу яңалык, зур кызыксыну бар. Мәктәптә укыганда төрле юнәлешләр турында уйладым: дәүләт хезмәте дә, юридик факультет та кызыксындырды, – ди Руслан.
Питрәчнең беренче мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, ул техникумга программист белгечлегенә укырга керә. Диплом алгач, эш эзли башлый. Һөнәре буенча эшләү өчен тәҗрибә һәм югары белем таләп ителә, моннан тыш, көн саен шәһәргә дә барып йөрисе килми – өйгә якынрак булу уңайлырак. Шулай итеп ул кече суд приставы вакансиясен таба һәм эшләп карарга була.
Ул киләчәккә планнар кормый, ләкин якын арада бу юнәлештә үсеш алырга һәм югары юридик белем алырга планлаштыра. Аның хыялы – прокуратурада эшләү. Әлегә бу аның беренче эш урыны. Руслан билгеләп үткәнчә, өлкән хезмәттәшләре барысына да ярдәм итәләр.
– Башта, әлбәттә, авыр иде. Монда компьютерда түгел, ә кешеләр белән эшләргә, аларга якын килә белергә кирәк. Ләкин безнең коллектив һәм җитәкчелек яхшы.
Яшь хезмәткәрне Питрәч район бүлеге башлыгы – өлкән суд приставы Илзирә Зарипова да хуплый. Мөмкинлектән файдаланып, Илзирә Илгизәр кызы хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлый, нәтиҗәле эш тели һәм хезмәткә җаваплы караганнары өчен рәхмәт белдерә.