Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасына ветеран килде

«Бәләкәч» балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов белән очрашу узды.

Быел  Бөек Җиңүнен 75 еллыгын зурлап  бәйрәм итүгә илебез дә зур эш алып барыла.   Җиңү бәйрәме кысаларында һәр җирдә  ветераннар белән очрашулар уза, төрле чаралар үткәрелә.
Ветеран белән очрашуда балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Аеруча да Әминә Хәкимова Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен сөйләгәндә балалар һәм Михаил Васильевичның күзләренә яшь килде.
Ветеран балаларга сугышның кешеләргә күпме михнәт, күпме кайгы китерүе, балаларның әтисез, хатыннарның ирсез, ата-ананың балаларсыз калуы, күпме авыллар, шәһәрләр җимерелүе турында шулай ук елый-елый сөйләде. Михаил Васильевич сугыш һәм шуның өстенә ачлык елларында совет солдатларының ничек авырлыкларга түзүләре, дошманны ничек җиңеп чыгулары, аларның көчле рухлы булулары һәм үзенең кырык тапкыр парашюттан сикерүе турында да сөйләп узды. Балалар ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чөнки сугыш турында кинолардан карап, әби-бабаларыбызның сөйләвеннән генә беләбез.
Ул балалар белән очрашуына чиксез сөенде. 92 яшендә булуына карамастан, русча һәм татарча җырлар җырлады. Балаларга үзенең матур теләкләрен җиткерде. Очрашу ахырында балалар үз куллары белән эшләгән бүләк тапшырдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр, аның орден-медальләрен аеруча кызыксынып карадылар. Ветераныбыз бик зур рәхмәтләр әйтеп балалар белән саубуллашты.
Кызганыч, ветераннарыбыз елдан-ел кими  бара. Алар  олы хөрмәткә лаеклы кешеләр.  Бүгенге матур тормышны  бүләк итүчеләр дә алар бит. Мәңге яшәгез , ветераннар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы 75 лет