Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар өчен яңа түләү бирә башладылар

Июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү башланды.

Беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, яңа түләү автомат рәвештә бирелә.
Акча өч яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум яки өч яшьтән уналты яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өстәмә рәвештә биреләчәк.
Пенсия фонды 5 мең һәм 10 мең сум акча бирү турындагы карар нигезендә акча күчерәчәк.
Әлеге түләүләр буенча мөрәҗәгать итмәгән ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар өч яшькә кадәрге балаларга түләү яки өч яшьтән алып уналты яшькә кадәрге балаларга түләү турында гариза тапшырганнан соң өстәмә 10 мең сум акча алачак. Моның өчен өч айдан артык вакыт бар – тиешле гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Алар хупланган һәм акча күчерелгән очракта, 10 мең сум өстәмә түләү гаиләгә бернинди гаризасыз бирелә.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән түләүләр турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар Пенсия фонды сайтында урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X