Балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз
Язгы каникуллар вакытында балаларның үз-үзләрен тотышы турында исегезгә төшерәбез. Аларның ут белән шаяруы янгын, җәрәхәтләнүгә һәм хәтта һәлакәткә китерергә мөмкин. Ел саен Татарстанда унга якын бала янгын корбаны була.
Ата-аналарга үз балаларына ут белән уйнарга ярамаганлыгы турында гел искәртеп торырга киңәш итәбез. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлатыгыз. Шырпы, зажигалка, янучан сыеклыклар һәм газлар, дарыны кызыксынучан бала алырлык урыннарда калдырмагыз.
Кайчагында ата-аналар балаларын өйдә караучысыз калдыралар. Бала үз яше буенча стресс хәленә тиз һәм адекват җавап бирә алмый. Еш кына янгын вакытында ул өйдән яки фатирдан чыгу юлын эзләми, ә кача, шул рәвешле үзен үлемгә этәрә. Шуңа күрә ата-аналарга каникуллар вакытында һәм дәрестән соң кичләрен балалар янәшәсендә булу яки аларны күршеләр яки туганнар белән калдыру бик мөһим.
Ел башыннан Питрәч районында 10 янгын чыкты. Төп сәбәпләр - электр приборларын һәм мичләрне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү һәм ут белән саксыз эш итү. Төзек булмаган электр приборларын, җылыту җиһазларын, мичләрне эксплуатацияләүгә юл куймагыз, аларга вакытында ревизия ясагыз, ремонтлагыз яки алмаштырыгыз, шулай ук ут белән эш иткәндә, шул исәптән тәмәке тартканда сак һәм уяулык күрсәтегез. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.
Автоном янгын хәбәрчесе янгын куркынычын вакытында кисәтергә мөмкинлек бирә. Җайланманың бәясе өч йөз сумнан башлана. Приборны Питрәчтә дә сатып алырга була. Янгынны башлангыч этапта бетерергә һәм янгын таралуга юл куймаска янгын сүндергеч ярдәм итәчәк. Әгәр ул өйдә кул астында булса, фаҗигадән котылып калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа