Балаларыбыз инсафлы булып үсә

Питрәч район мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе үткәрде. Бу чара район үзәгендәге мәчеттә узды. Анда 31 бала катнашты.
Бәйге 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар арасында алып барылды. Ислам дине нигезләрен авылларындагы мәчетләргә йөреп өйрәнүче инсафлы балалар Коръән аятьләрен, сүрәләрен белүдә ярышты. Районның иң зур мәхәлләләре Шәле, Питрәч, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иленнән килгән балаларның Коръәнне тәҗвид белән карап укуына, яттан һәм мәкам белән укуына, мөселманча дөрес киенүенә, әхлак тәртибенә игьтибар ителде. Шулай ук Ислам дине нигезләренә бәйле белемнәре дә тикшерелде. Аларга төрле сораулар бирелде. Бәйгедә катнашучыларны мөгаллимәләрнең тырышып өйрәткәннәре күренеп тора. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак, катнашучылар лаеклы урыннар алды. Яшь категорияләренә карап, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 7-11 яшькә кадәргеләр арасында 1 нче урын Шәледән Данис Мөхәммәтҗанов, 2 нче урын Татар Тау Иленнән Алинә Рәхимова, 3 нче урын Ленино-Кокушкинодан Илнур Зиннәтовка бирелде. 12-14 яшькә кадәргеләр арасында 1 нче ике урын Шәле балаларына бирелә. Болар: Илназ Галиуллин, Гөлшат Кашапова, 3 нче урында Питрәчтән Алисә Бикчәнтәева. 15-16 яшьлекләр арасында барлык урыннарны да Шәле балалары яулап алды. Болар: Раил Зарипов, Алмаз Нуриев, Илсаф Газизуллин. Шәле мәхәлләсе бик тырышкан. Афәрин! 1 нче урын ияләренә электрон Коръән бүләк ителде. 2 нче урын алганга - цифрлы фотоаппарат. 3 нче урынга - 2 симкалы кесә телефоны.
Шунысын да әйтергә кирәк, бәйгенең иганәчесе изге күңелле Илнур Наил улы. Мөхтәсибәт аңа олы рәхмәтен җиткерә.
- Киләсе елга да шушындый бәйге үткәрергә исәп тотабыз, - диде район имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Исмәгыйль. - Балалар әзерләнә торсын, мәхәлләләр шул уңайдан күбрәк тырышсын иде, - дип тә өстәп куйды ул.
Рәсемдә: бәйгедә катнашучы балалар һәм мөгаллимәләр.
Мансур хәзрәт Исмәгыйль фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.700
-
28 июнь 2022 - 13:38Бу җомгада редакциядән бүләк алучылар билгеле булачак Һәр әбүнәчебезнең газетага язылган өчен призлар оту* мөмкинлеге бар.4600
-
28 июнь 2022 - 12:31Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.6800
-
28 июнь 2022 - 11:05Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара «АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.7600
-
28 июнь 2022 - 09:32Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**128400
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган148100
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324700
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228200
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166600
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161000
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле159500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика