Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Башкарган эшләргә хисап бирәбез һәм планнар төзибез”

    Бу көннәрдә районда авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән традицион җыеннар башланды. Очрашу кысаларында 2016 елның узган җиде аенда башкарылган эшләре буенча фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә планнар билгеләделәр. Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар темасы да күтәрелде.

    Беренче өч очрашу Күн, Чыты һәм Ленино-Кокушкино авыл җирлекләрендә үтте. Анда авыл халкы район җитәкчелегенә үзләрен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать итә һәм теләкләрен җиткерә алды. Һәр очрашуда район башлыгы Эдуард Дияров катнашты:

    - Районыбызда ел саен федераль һәм республика программаларының тормышка ашырылуын, юллар ремонтлануын һәм социаль инфраструктураның үзгәрүен, балалар бакчалары, клублар һәм башка объектлар, шул исәптән яңа йортлар төзелүен барыбыз да бик яхшы күрә һәм белә. Соңгы ике елда торак төзелеше күрсәткечләре буенча без республикада алдынгылар арасында барабыз, без ел саен 100 мең квадрат метрга якын торак тапшырабыз. Яртысы диярлек шәхси торак төзелеше, - дип билгеләп үтте Эдуард Дияров. - Районда "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ һәм "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ кебек предприятиеләр булуы куандыра, аларда җитештерү күләмен арттыралар, шулай ук башка предприятиеләр дә бар. Шулай да әлеге программаларның күбесен республика һәм Россия җитәкчелегенең безгә күрсәткән ярдәменнән башка тормышка ашыру мөмкин булмас иде. Инде киләчәккә планнар да бар.

    Мәсәлән, Ленино-Кокушкинода Яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясау планлаштырылган, шулай ук музейны газлаштыру. Бу эш агымдагы ел ахырына билгеләнгән. Тулаем район буенча күп кенә проектлар киләчәктә дә дәвам ителәчәк.

    Җыенда Күн авыл җирлеге тормышы турында авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов сөйләде:

    - Безнең авыл җирлегендә - өч торак пункт, анда бер меңнән артык кеше яши. Уртак көч белән күп эш башкардык, - дип ассызыклады Рифгать Баһауов. - Без халыктан җыйган акчаларга (500 меңнән артык) зиратны төзекләндердек. Икенче ел инде бездә үзара салым җыю программасы эшли. Бу елда планлаштырылган сумманың 78 проценты җыелды. Бу һәм республика бүлеп биргән акчаларга чишмә өчен насос алырга, су башнясының санитар зонасын төзекләндерергә һәм Әлбәден авылында урам яктырту утлары куярга карар кылдык. Әлбәттә, проблемалар бар, әмма адым саен без аларны хәл итәчәкбез.

    Үзара салым җыю программасында катнашуны Чыты авыл халкы да хуплады. Ләкин монда да республика җитәкчелеге катнашы кирәк булган мәсьәләләр бар.

    - Узган елда без уңышлы гына җирле халыкның үзара салым җыю программасын гамәлгә ашырдык, бу елда да катнашырга булдык, - диде Чыты авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Гыйниятуллин. - Бүгенге көндә 135 мең сум акча җыелды, ә бу барлык сумманың 75 проценты. Республикадан дотацияләр алу өчен без ашыгырга һәм акчаларны җыеп бетерергә тиеш. Без аларны Чыты авылы Чулпан урамына һәм Иске-Йорт авылы Совет урамына каты таш катламы җәюгә тотачакбыз. Шулай ук безнең авыр хәл ителә торган мәсьәләләр дә бар. Чыты авылы мәдәният йорты һәм авыл җирлеге бинасы бүгенге көн таләпләренә туры килеп бетми, бу мәсьәләне район һәм республика ярдәме белән генә хәл итеп була һәм без сездән бу өлкәдә ярдәм итүегезне сорыйбыз.

    Шатлану өчен дә, шулай ук кайгыру өчен дә сәбәпләр бар Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә. Бу турыда җирлек башлыгы Альфред Салихов җиткерде:

    - Бездә иске тораклардан гражданнарны күчерү программасы буенча 18 фатирлы торак йорт төзелү тәмамлана. Үзара салым җыю акчаларына "Апакай" чишмәсе төзекләндерелде һәм урамнарны яктырту реконструкциясе һәм модернизация системасы тулысынча үткәрелде. 222 урам яктырткычларын энергия саклый торган светодиодлыга алмаштырдылар. Черемышево халкы көче белән Салкын Чишмә һәм Черемыш авыллары арасындагы күпер төзекләндерелде, юлларга вак таш түшәлде. Әмма әле тагын күп мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк, шул исәптән, торак пунктларны төзекләндерү, чишмәләребезне чистарту һәм тәртипкә китерү, җәмәгать мунчасының эшләве дә бик кирәк, авыл юлларын ремонтлау. Шулай ук Үшнә авылы плотинасын төзекләндерү һәм елганы чистарту һәм башка мәсьәләләр кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: