Бу – район ветераннарын берләштерүдә мөһим адым.
Питрәч районында Татарстан Республикасы СВО ветераннары ассоциациясенең җирле бүлеге булдырылды.
Районда яңа иҗтимагый оешма төзү планнары сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының һәм волонтерларның район башлыгы Рәис Сөләйманов, ТР СВО ветераннары ассоциациясенең координацион советы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев белән очрашуында каралды.
Соңрак район башкарма комитетында «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе»нең Питрәч районында төбәк иҗтимагый бүлеген булдыру турында карар кабул ителгән утырыш булды.
Утырышта 11 кеше катнашты-махсус хәрби операция, Кораллы Көчләр ветераннары, район ветераннар советы вәкилләре, көмеш волонтерлар һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы катнашты.
Җирле бүлекчә рәисе итеп бертавыштан СВО ветераны Ларин Юрий Викторович сайланды.