Процесс берничә этапны үз эченә ала
Яңа шәхси йортны кадастр исәбенә кую һәм аңа хокукларны теркәү өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында Росреестрның Питрәч бүлеге башлыгы Эллина Тиханова сөйләде.

Узган елның мартыннан “Построил-оформи” принцибы гамәлдә. Димәк, төзелгән йортларны эксплуатацияли башлаганчы хуҗалар аларны теркәргә – ЕГРНда хокуклар турында белешмәләрне кертергә тиеш. Моннан башка объектны коммуникацияләргә тоташтырырга ярамый. Шулай ук милек белән ирекле эш итәргә ярамый, мәсәлән, сатарга яки бүләк итәргә. Моннан тыш, ЕГРНда милек хокукын теркәү – ул милекчеләрне мөмкин булган бәхәсләрдән һәм өченче затлар ягыннан дәгъвалардан хокукый яклау.
Кадастр исәбенә кую һәм яңа төзелгән объектларга хокукларны теркәү бер үк вакытта гамәлгә ашырыла.
Рәсмиләштерү ысуллары
Иң киң таралган ысул – “дача амнистиясе”. Икенче ысул – хәбәр итү тәртибе. Хәбәр итү тәртибендә объект урнашкан урындагы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Документлар
Техник план: мәҗбүри, кадастр инженеры тарафыннан әзерләнә.
Документлар тапшыру ысуллары
- Кәгазьдә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы офисы аша.
- Онлайн: дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша.
- Документларны кадастр инженеры да тапшыра ала, әгәр бу кадастр эшләрен башкаруга подряд шартнамәсендә каралган булса.
Төзелеш алдыннан тәкъдимнәр
Төзелеш башланыр алдыннан җир кишәрлегенә генераль план, шулай ук шәһәр төзелеше эшчәнлегенең мәгълүмати системасыннан выпискага заказ бирергә киңәш итәбез. Бу җир кишәрлегенең кайсы территориаль зонада урнашуын карау һәм әлеге җир кишәрлегендә төзелеш алып бару мөмкинме һәм объектны торгызу өчен төзелешнең җирдән файдалану кагыйдәләренең нинди параметрлар билгеләвен аңлау өчен кирәк.
Йортка карата гомуми таләпләр
- биеклеге 20 метрга кадәр
- җир өстендә өч каттан артык түгел
- кирәкле уңайлыклары булган (кухня, санузеллар һәм башкалар) бер гаилә өчен билгеләнгән.
Территориядән файдалануның махсус шартлары булган зоналар турында белү өчен ЕГРН нан киңәйтелгән выпискага заказ бирергә киңәш итәбез. Иң киң таралганнары – газүткәргеч һәм электр челтәре хуҗалыгы зоналары. Әгәр андый зоналар бар икән, башта эксплуатацияләүче оешмалардан ризалык алыгыз.
Саклау зоналарыннан тыш, төзелеш мөмкинлеген чикләүче башка зоналар да булырга мөмкин. Алар турындагы мәгълүматны ЕГРНнан киңәйтелгән өземтәдә күрергә мөмкин. Шуңа күрә әлеге выпискага заказ бирергә, барлык чикләүләр белән танышырга киңәш итәбез, үз белдеге белән төзелгән дип танылырга мөмкин булган объектны төземәү өчен. Әгәр билгеләнгән чикләүләр бозылган булса, теркәлүдән баш тартылырга мөмкин. Объектны кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларны суд тәртибендә генә теркәргә мөмкин булачак.