Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер очрашу – бер гомер

Мәктәп еллары, онытылмаслык еллар булып, һәрберебезнең тормышында истәлек булып кала. Август аенда 40 ел элек Ленино-Кокушкино мәктәбен тәмамлаучыларының очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда 1975 елда 10 Б сыйныфын тәмамлаучылар, сыйныф җитәкчесе Хөсәенов Минрахман Минвәлиевич катнашты.

Очрашу кичәсе туган җирдә, Питрәч районының бер күркәм генә кафесында оештырылды. «Бер очрашу - бер гомер» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чыннан да, кичә искиткеч күңелле үтте. Очрашу шаяру уеннар, кызыклы сорау белән җаваплар, биюләр, бүләкләр, көтелмәгән сюрпризлар, истәлек-хатирәләргә бай булды. Кичә дәресләр формасында үтте, «сыйныф җитәкчесе» журналга билгеләр куеп барды. Рус теленнән «укучыларны» һәрберсенә «Мәктәптән соң минем автобиографиям» дигән инша темасы бирелде. География фәненнән сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде, «укучылар» ерак Һиндстанга китеп, аннан бию өйрәнеп кайткан бер «укучы» сокланырлык итеп биеп күрсәтте. Ә музыка дәресеннән - мәктәп елларына багышлаган күп кенә җырларны искә төшерү күңелләрне нечкәртеп, онытмаслык хисләр уятты.

"Кайчандыр Ленино-Кокушкино мәктәбендә белем алуыбызга без бик шат һәм моның белән горурланабыз", - диде элеккеге укучылар. - Чөнки ул елларда безне искиткеч талантлы укытучылар укытты. Алар - Гәрәева Сания Әхмәтовна, Мәхмүтов Риаз Мәхмүтович, Мәхмүтова Роза Мофазаровна, Гыйльманов Мөнир Хәсәнович, Нәҗмиева Мәдинә Шиһаповна, Мәхмүтова Рәмзия Мостафовна, Әхмәтшина Софья Валентиновна hәм башкалар. Аларны без һәрвакыт сагынып, зур ихтирам белән искә алабыз. Без, 1975 елда 10 Б сыйныфын тәмамлаучылар, сыйныф җитәкчебез Хөсәенов Минрахман Минвәлиевичка безнең өчен очрашулар оештыруы өчен чиксез рәхмәтлебез. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса