Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без хәрби бурычларын батырларча үтәгән кешеләрне истә тотарга тиеш

Узган атнада мәктәп укучылары арасында сугышчы-интернационалист Евгений Перчков призына традицион көзге кросс үтте. Евгений 35 ел элек, 1984 елның 9 сентябрендә Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп һәлак була. Ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Питрәчнең үзәк урамнарының берсе аның исемен йөртә.

елдан артык үткәрелә.
Быел район беренчелегендә районның тугыз мәктәбеннән йөздән артык яшь спортчы катнашты.
5-8 нче сыйныф кызлары һәм егетләре бер километр, ә өлкән сыйныф укучылары ике километр йөгерделәр.
Кече кызлар һәм егетләр арасында массакүләм йөгереш булды, монда стартка тугыз мәктәп вәкилләре чыкты.
5-8 сыйныф укучылары арасында район чемпионнары һәм призерлары: 1. Мария Тимерханова (4 минут 5 секунд, икенче мәктәп), 2. Валерия Алексеева (4,11, Ленино-Кокушкино), 3. Ралия Мөхәммәтова (4,17, Чыты).
1. Вадим Косенко (3,10, беренче мәктәп), 2. Игорь Петров (3,20, Ленино-Кокушкино), 3. Роман Кириллов (3,25, беренче мәктәп).
1.Ралинә Закирова (3,52, Ленино-Кокушкино), 2. Ралинә Хәйриева (3,57, беренче мәктәп), 3. Анастасия Лывина (3, 58, Ленино-Кокушкино).
Командалар түбәндәге урыннарны яуладылар: 1. беренче мәктәп, 2. Ленино-Кокушкино, 3. Чыты, 4. икенче мәктәп, 5. Надеждино, 6. Пановка, 7. Татар Казысы, 8. Колай, 9. Керәшен Сәрдәсе.  
1. Раил Хәсәнов (7,02, Ленино-Кокушкино), 2. Әнвәр Сәфәров (7,10, Колай), 3. Нияз Әхмәтҗанов (7,20, Ленино-Кокушкино).
Югары сыйныф укучылары арасында стартка барлыгы биш мәктәптән йөгерүчеләр чыкты. Гомумкоманда зачетында командалар түбәндәге урыннарны яуладылар: 1. Ленино-Кокушкино, 2. Колай, 3. икенче мәктәп, 4. беренче мәктәп, 5. Татар Тау Иле.
Ярышларга кечкенә мәктәпләрдән дә катнашучылар  җибәргәннәр иде, ә менә Кощак, Шәле, Иске Шигали, Богородск кебек зур мәктәпләр көзге кросска битарафлык күрсәтте, шуның белән алар яшь спортчыларына район беренчелегендә катнашу мөмкинлеге бирмәделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса