Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без әни назын, яратуын, кайгыртуын тоеп үстек”

Бөек Ватан сугышын кичергән кешеләр хәзерге вакыттагы проблемаларга бөтенләй башкача карый. "Барысына да түзәргә була, иң мөһиме – өметсезлеккә бирелмәскә, яхшыга өметләнергә генә кирәк. Сез – бәхетле буын, сез язмышыгызга рәхмәтле булырга тиеш, без мондый тормыш турында хыялландык кына», - ди алар балаларына һәм оныкларына. Чыты авылында туып-үскән Зөләйха Насретдин кызы Хикмәтуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул бу тормышта ачысын да, төчесен дә бик күп күргән. Зөләйха Хикмәтуллина, бернигә дә карамастан, изге күңелле, йомшак холыклы булып калган.

Юбилярның гаиләсе зур булган - әтисе, әнисе һәм җиде бертуганы. Кызганыч, бүгенге көндә бертуганнарының берсе дә исән түгел инде. Барлык сугыш чоры балалары кебек үк, Зөләйха Насретдин кызы да бик  иртә, унике яшендә үк авыр физик хезмәт башкарган. Колхозда яшьтәшләре белән бергә ул ашлык җыйган, ташыган. Ул вакытта эшләмичә көн күрү мөмкин түгел иде. Чөнки солдатлар фронтта көрәшкән арада, картлар, тылда хатын-кызлар һәм балалар тормыш өчен көрәште. Ачлык-ялангачлыктан үлмәс өчен, солдатларны икмәк белән тәэмин итү өчен көн-төн кырда эшләргә кирәк иде.
Сугыштан соң, 1949 елда кияүгә чыга һәм өч бала - ике кыз һәм ул таба. 1968-1998 елларда алар Казахстанда яшәгәннәр, аннан соң кече Ватаннары -  Питрәчкә кайтканнар. Зөләйха Насретдин кызы шунда балалары белән бергә яши дә инде. Юбилярның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
- Без һәрвакыт дус-тату булдык. Хәзер дә бергә яшибез, дөрес, әтиебез 1990 елда вафат булды. Алар бер-берсе белән мәктәптә үк танышканнар, бер парта артында утырганнар. Аннан соң матур гаилә корганнар. Әни бик тыныч холыклы хатын-кыз. Безне назлап, яратып тәрбияләде, без аның кайгыртуын тоеп үстек, һәрвакыт ярдәм итте, оныкларын бик ярата, хәзер инде оныкчыклары да үсеп килә, - диде кызы Гөлсинә.
Аны туган көне белән котларга барлык якын туганнары, шулай ук район хакимияте вәкилләре килгән иде. Зөләйха Насретдин кызына, гадәттәгечә, район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән чәчәкләр һәм бүләк, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса