Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Бүген питрәчлеләр Качману бәйрәмен билгеләп үтә

    19 январь көнне Иисус Христос Иордан суында Иоанн пәйгамбәр тарафыннан чумылдырылган була.

    Качману ышанулары

    Бу зур бәйрәм­не безнең керәшеннәр үзләренчә кыска гына итеп, Качману дип йөртәләр. Керәшеннәрдә Качмануга бәйле төрле ышану-юраулар, сынамышлар да бар. Качмануга каршы көнне йорттагы өлкән кеше Иман әйтеп, барлык ишек-капкаларга Кач сызып чыга (чөнки шайтаннарның ко­тырган чагы, дигән ышану бар). Бу көн – Нардуган чабуның, йөзек салып багуларның соңгы көне. Төн уртасында савыттагы су дулкынлана, дип ышанганнар. Шунлыктан, “су дулкынланганны” күрү өчен (Ходай чумылганны), төн урта­сында елга-күл өсләрендәге бәкеләрне карарга барганнар.
    Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дип ышанганнар.
    Качману суын гына түгел, ул көнне яуган карны да изге санап, кар белән юынганнар. Төнлә кар күп яуса, икмәк уңышына юраганнар, бигрәк тә Качману көнне Иорданга тәре йөртү вакытында кар яуганны яратканнар. Елга-күл өстендәге бәке тулып торса, язгы ташу зур булачак, дип юраганнар. Келәү итеп су изгеләндерелгәннән соң, январь аенда туган кешеләр бәкедә коенырга тиеш дип ышанганнар. Ул көнне бәкедә коенучыларның салкын тидергәннәре күзәтелми. Менә бит Ходайның кодрәте...

    Качману суы - шушы бәйрәм көнне аруландырылган су ул. Суны чиркәү купелында гына түгел, ә елга, күл, башка сулыкларда да аруландыралар. Су борынгы заманнарда ук изге нәрсә буларак кабул ителгән.

    Суга, бүгенге фән күзлегеннән чыгып, нинди аңлатма бирелә соң?

    Суның һәр структур элементы - ул информацион элемент, ягъни ул мәгълүматны кабул итәргә, истә калдырырга, башкаларга җиткерергә сәләтле. Су теләсә нинди тәэсирләрне дә "язып кала".
    Шулай итеп, су җанлы информацион система, үзенчәлекле биологик компьютер булып тора.
    Качману көнне суны төрле чыганаклардан, хәтта краннан да алырга ярый - ул да файдалы үзенчәлекләргә ия булачак. Бу көнне бөтен су, священник аны көмеш качы белән аруландырмаса да, арулана. Качману суын бер банкага алып, башка савыттагы суга азрак өстәсәң дә, андагы су шундый ук гаҗәеп үзлекләргә ия була. Бу бары тик Качману көнне генә шулай.
    Качману көнне Җир Кояш троекториясе тирәли Космостан өстәмә тәэсиргә дучар булып, билгеле бер урыннан уза, дип аңлата галимнәр. Су да бу Космик тәэсиргә эләгә.
    Бу ике фактор суммасы суның яңа составын китереп чыгара. Шуңа да сыйфаты буенча Качману суына тиң су юк. Үзенең сафлыгын ул ел буе саклый.

    • Аруландырылган суны иртән ач карынга эчәләр, шулай ук аны ризыкка өстәп, чәй пешергәндә дә кулланырга була.
    • Аруландырылган су белән пешерелгән чәй хуш исен һәм файдалы үзлекләрен озаграк саклый. Шулай ук аруландырылган су белән әзерләнгән ризык, башка ризыкка караганда озаграк саклана.
    • Аруландырылган суны бер бал кашыгы салсаң, ванна тулы су да арулана.
    • Аруландырылган су белән коенсагыз, аның дәвалау үзлеге көчегезне кайтарырга, уйларыгызны тиешле юнәлешкә борырга ярдәм итәр. Мондый ваннадан соң тәнегезне сөлге белән сөртмәгез, үзе кибүен көтегез.
    • Аруландырылган суның дәвалау үзлекләре турында аерым сөйләргә кирәк.
    • Элек каты авырулар берничә көн буе бер нәрсә ашамыйча, аруландырылган су гына эчкәннәр. Мондый дәвалау бер көннән биш көнгә кадәр барган. Күп вакытта кеше терелгән. Качману суы бигрәк тә бизгәк чире вакытында һәм хатын-кыз бала тапканда булышкан.
    • Ул салырга яратучыларны савыктырырга да булыша. Эчкән кеше иртән башы авыртып интексә, аңа бер стакан аруландырылган су бирегез. Күп кеше шуннан соң эчүен ташлый.
      Агуланганда да, тиз генә врачка бару җае булмаганда, күп итеп аруландырылган су эчү булыша.
    • Иртән битегезне аруландырылган су белән юыгыз - ул тирене чистарак итәр. Шуны истә тотыгыз: бу күренеш - Ходай тарафыннан бирелгән кодрәт. Ул аны христианлыкның чынлыгын исбатлап бүләк иткән. Аруландырылган суга баргач, чиркәүдә келәүдә дә катнашырга тырышыгыз. Күңелегездә Ходайның кодрәтенә ышаныч булсын!

     

    Туганайлар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: