Бәхетле картлык авыр хатирәләрне дә оныттыра
- Бәхетле картлык ярлылык һәм мохтаҗлыкта узган балачак һәм яшьлек турындагы барлык авыр хатирәләрне оныттыра, - ди районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Федосия Шипшова. 1 июльдә аңа 95 яшь тулды.
Юбилярны район хакимияте исеменнән котларга ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Рафиков килде.
- Сез үзегезнең эш сөючәнлегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез белән олы хөрмәт һәм ихтирамга лаек, - диде алар Федосия Ивановнаны котлап.
Федосия Шипшова 1921 елда, ягъни Идел буенда булган коточкыч ачлык елында, Кәвәл авылында дөньяга килә. Аның тормышы җиңелләрдән булмый.
- Ачлыктан да начаррак нәрсә юк, - ди ул узган еллар турында искә алып.
Аның хезмәт кенәгәсенә колхозда 1939 елда эшли башлавы турында язылган, гәрчә бу чынбарлыкка ярашмый. Шулай язылган, чөнки 1939 елда аңа унсигез яшь тула. Әмма ул унике яшендә эшли башлаган.
- Мин бөтен кеше белән тигез эшли ала алуыма бик куандым, - ди ул.
Аңа урырга да туры килә, печән чабуда да хезмәт күрсәтә, атлар да җигә. Сугыш вакытында, Теләченең МТСында кыска вакытлы курслар узып, трактор рычаглары артына утыра. Кыш көне һәм иртә салкын җепшек яз айларында Арча элеваторыннан ашлык тутырган капчыкларны күтәреп ташыйлар. Бервакыт, нык юешләнеп, аңа салкын тия һәм ул тиф белән авырта башлый. Аздан гына үлми кала.
Кыш көннәре, МТСта эшләгәндә, тракторлар ремонтлый. Ләкин аңынчы унбиш километр юлны үтәргә кирәк була. Аякта - чабата, кием, әйтерсең, иләкләнгән. Бервакыт юлда аңа ике бүре очрый.
- Бик якты кояшлы көн иде, - дип исенә төшерә ул, - бу ахыры микәнни, дип уйлап куйдым мин. Әмма, күргәнемчә, бүреләр тук иде. Уйный-уйный, алар кибән ягына юнәлделәр һәм юк булдылар.
1945 ел ахырында ул фронттан кайткан Иван Шипшовка кияүгә чыга. Аны өйдә өч ятим бала (хатыны сугыш елларында үлә) һәм күзе күрми башлаган анасы көтә. Федосия Ивановна иренең балалары турында да, соңрак үзенең биш баласы турында да бертигез кайгырта. Ул бүген дә үзенең каенанасын олы хөрмәт белән искә төшерә.
Шул вакытта ул үз тракторын иренә тапшыра, ә үзе гади колхозчы эшен башкара. Пенсиягә чыккач, ул әле тагын күп еллар эшли. 72 яшькә кадәр фермада бозаулар карый. Колхоз җитәкчелеге аны һәрвакыт яшьләр өчен үрнәк итеп күрсәтә. Бүген ул герой ана һәм хезмәт ветераны.
Хәзерге вакытта ул үзенең балалары, онык һәм оныкчыклары янында Осиново бистәсендә федераль программа буенча бирелгән фатирда яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа