Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бәләкәч” сабыйларны көтә

"Бәләкәч" - Питрәчтә шушы көннәрдә ачылачак мәктәпкәчә балалар учреждениесенә әнә шундый исем бирелде.


Балалар бакчасының исеме символик мәгънәгә ия, чөнки ул инде берничә ел Татарстан Республикасында тормышка ашырылып килүче "Бәләкәч" программасы белән аваздаш. Ул республикада мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратны киметү буенча тормышка ашырылып килүче 30 программаның берсе. Әлеге программа старт алганнан бирле безнең районда инде берничә мәктәпкәчә учреждение икенче сулыш алды. Иң беренче эш итеп, Питрәч икенче мәктәбенең дүрт катлы уку корпусына реконструкция ясадылар. Аның нәтиҗәсендә, "Каенкай" балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Узган ел Шәле авылында "Тургай" балалар бакчасы ачылу чын мәгънәсендә зур вакыйга булды. Аның ачылышына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килде. Әлеге балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан барлыгы 76 миллионнан артык акча тотылды.
Быел Ленино-Кокушкино балалар бакчасында җитди капиталь реконструкция алып барыла. Мәктәпкәчә балалар учреждениесендә электр, суүткәргечләрне, канализацияне яңарталар. Бүлмәләрне һәм уен залларын заманча, матур төскә кертәләр. Ә менә Пановка авылында балалар бакчасы мәктәп бинасына күченде, анда да бик яхшы капиталь ремонт ясалды. Хәзер сабыйлар матур, уңайлы бүлмәләрдә яшәячәк. Әти-әниләр дә ремонтны бик яхшы бәяләделәр.
Кайбер мәктәпкәчә учреждениеләрдә капиталь ремонт үткәрелмәсә дә, сизелерлек реконструкция ясалды. "Айгөл" балалар бакчасында түбә алыштырдылар, "Кыңгыраучык" балалар бакчасының территориясен хәзер танып та булмый, ә үзләре откан 1 миллион сум грантка яңа уен җиһазлары алдылар.
Инде менә шушы көннәрдә Питрәч өчен тагын зур бүләк - "Бәләкәч" балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Ул берничә айда барлыкка килде дисәң дә була. Төзелеш питрәчлеләрнең күз алдында барды. "Бәләкәч" үз канатлары астына 120 баланы сыйдырачак. Ул барлык заманча таләпләрне дә истә тотып төзелгән. Тышкы яктан да бик матур булып, әллә каян балкып күренеп тора.
Сүз дә юк, архитекторлар да, төзүчеләр дә бик тырышкан. Балалар бакчасы яңа микрорайонның бизәге булып тора. Биредә яшәүчеләргә хәзер балаларын еракка йөртергә туры килмәячәк. Сабыйлар да яңа матур бакчага бик теләп йөрер.

Соңгы биш ел эчендә Татарстанда республика бюджеты хисабына, шул исәптән капиталь ремонттан соң, 200 мәктәпкәчә учреждение ачылган, аларның 118е яңа төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питреч, балалар, бакчасы