Бүләккә гөл сайлаганда питрәчлеләргә нәрсәгә игътибар итәргә?
Бүләк гөлләр сулмасын өчен аларны ничек сайларга?
- Бары тик сәламәт үсемлек кенә өйдә үсеп китә. Ботаклары, яфраклары ике якка да җәелеп, симметрияле булып урнашканмы? Бер ягында – бар, икенчесендә – юк икән, димәк, корыган яфрак-ботакларын кисеп ташлаганнар дигән сүз.
- Яфрак астына күз ташлагыз: пәрәвез яки ниндидер таплар гөлгә корткычлар ияләшүен аңлата. Сатуга чыгарылганчы, үсемлекләргә махсус сыекча сиптерәләр анысы. Әмма барыбер таплы яфраклысына кызыкмагыз. Мондый гөлнең әйбәт үсеп китүе шикле.
- Чүлмәктәге туфрагы яңа гына көпшәкләндерелгән-йомшартылган кебек икән, гөлне алмау хәерле. Ник дигәндә, үсемлекнең тамырларына зыян китерелгән булырга мөмкин. Соңгы вакытларда бик популярга әйләнгән күке яшенә (орхидея) күзегез төшсә, тамырларына игътибар итегез – алар чүлмәктән чыгып торырга, сынмаган, бер өлеше кисеп алынмаган булырга тиеш.
- Чәчәк ата торган гөлләрне гадәттә чәчәк аткач яки бөреләнгәч саталар. Чәчкәләре түгел, ә бөреләре күбрәк булганын сатып алырга тырышыгыз. Бүләкнең кибеттә түгел, ә өйдә чәчәк атуы мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа