Тарихчы Ростислав Алиев оештыручыларга Петр Гавриловның үз куллары белән язган конспектларын тапшырган.

МӘГЪЛҮМАТНЫ БӨРТЕКЛӘП ҖЫЙГАННАР
Фестиваль өчен махсус рәвештә Бресттагыга охшаш декорацияләр ясала: окоплар, блиндажлар, чик буе заставасы, атаклы Көнчыгыш форты. Һәм ел саен аларга ниндидер бер яңа объект өстәлә.
– Беренче тапкыр Петр Гаврилов истәлекләре буенча 1918- 1919 елларда Татарстанның төньяк-көнчыгышында узган 28 нче Азин дивизиясе катнашкан сугышлар күрсәтеләчәк. Без конкрет бер бәрелеш турында түгел, ә гомумән гражданнар сугышы вакыйгалары турында сөйләячәкбез. Мәгълүматны бөртекләп җыйдык, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Вячеслав Хабаров.
Быел фестивальдә беренче тапкыр кавалерия катнашачак.
Реконструкторлар һәрвакыт сугышның төрле чорларында көнкүреш әйберләренең һәм коралларның тышкы кыяфәтен оригиналга тәңгәл китерергә омтыла. Шуңа күрә һәр реконструкция - тарихи документлар белән эшләү дигән сүз. Дошман һөҗүмен беренчеләрдән булып чик сакчылары каршы алган. Анда, илебезнең беренче дистә метрларында, нәрсә булганы әлегә кадәр төгәл билгеле түгел һәм бу беркайчан да документлар белән расланмаячак. Шаһитлар инде юк. Легендалар гына исән. Бу леганданы үз күзләре белән күрергә ел саен йөзләгән кеше килә.
– Беренче елда реконструкторлар «иртәнге сугыш»ны үзләре өчен генә үткәрергә теләгәннәр иде. Ләкин ул тамашачыларга бик ошады. Һәр ел саен иртәнге сәгать 4тә бу көнне Буг елгасы ролен үтәгән Мишә ярына йөзләгән кеше җыела. Шуңа күрә бу көрәш фестивальнең аерылгысыз өлешенә әверелде, – ди вакыйганы оештыручы Наилә Таҗиева.

«МИН КРЕПОСТЬТА ҮЗ ФАТИРЫМДА ИДЕМ. БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА ЙОКЛЫЙ ИДЕК»
Әгәр геройның сугышка кадәрге тормышы турында мәгълүматлар аз булса, аның легендар соңгы сугышы турында мәгълүмат җитәрлек. Майор Гаврилов үз мемуарларын берничә вариантта калдырган. 1957 елда ул Кораллы көчләрнең Үзәк музеенда саклана торган «44 нче полкның командиры майор Гавриловның истәлекләре...» дигән машинкада басылган текстны раслый. 1975 елда аның «Крепость сугыша» дигән китабы чыга. Ләкин озак вакыт беркем дә укый алмаган язмалар бар. 1955 елда Гаврилов үз куллары белән «1941 елның 22/VI-23/VII кадәр Брест крепостен саклау турында конспект» яза. Язучы-тарихчы Ростислав Алиев Брест крепосте тарихын җентекләп өйрәнгән шәхес. Аның мәгълүматларының кыйммәте шунда: ул темага башка күзлектән чыгып карый, аның тикшеренүе немец чыганакларына таяна. «Гаврилов көндәлеге»нең фотокопияләрен фестиваль оештыручысы Наилә Таҗиевага ул тапшыра да инде. Бу кыйммәтле детальләр гадәти дәфтәрдә теркәлгән.
- Петр Гаврилов үз истәлекләрен сугыштан соң 15 ел узгач язган, - дип уртаклаша Ростислав Алиев.
Шулай итеп, сүз Гавриловның үзенә бирелә.