Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтенесен тыңладылар һәм ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр

Район хакимиятенең кече залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова һәм район башлыгы Эдуард Дияров гражданнарны кабул итте. Очрашуга якындагы авыллардан 11 кеше килде. Аларны җир һәм торак мәсьәләсе борчый иде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә дә үз сүзләрен әйтү мөмкинлеге, киңәш-табыш бирделәр, һәрбер сорауны контрольгә алдылар.
Мәсәлән, Олан Иленнән бер ханым хуҗалыгын киңәйтү өчен кишәрлеген зурайту кирәклеге турындагы гозер белән килгән иде.
- Без узган ел иң яхшы ярдәмче хуҗалык булып танылдык. Моның өчен күп хезмәт куябыз. Хәзер безгә тагын да үсү өчен мәйданнарны арттырырга кирәк, - дип сөйли Светлана Харченко. - Мөмкинлегебез дә бар. Безнең кишәрлек янында ташланган җирләр бар. Берара анда чүплек тә ясадылар. Аны алмакчы идек, безгә кире кактылар. Хәзер бөтенесен оформить итеп, сатып алырга рөхсәт иттеләр. Безне җиргә яңа бәянең базардагыча булуы куркыта.
Ленино-Кокушкинодан инициатив төркем аларның йортларына капремонт ясауларын сорый.
- Бина бик иске, түбәсеннән су ага, стеналар дымлы, фундаменты утырган, - диде алар борчылып.
- Районда торак фондын ремонтлауга билгеле бер сумма бүленеп бирелә, беркадәр өлешен республика бирә, - диде хәлгә аныклык кертеп район башлыгы. - Әмма бу акчалар шулкадәр зур чыгымлы эшкә җитәрлек түгел. Сезнең очракка килгәндә, йортны комиссия тикшереп чыгачак, карарны коллегиаль кабул итәчәкбез. Әлеге мәгълүматлардан чыгып, карарлар кабул итәчәкбез.
Бөек Ватан сугышында катнашучы Нина Куприянованың кызы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
- Без әнием белән Осиново бистәсеннән Автомобильчеләр урамына күчтек. Безнең адреска телефон үткәрүне сорыйбыз. Буш урыннар юк, дип җавап бирделәр, - дип зарын сөйли Ольга. - Әмма безгә телефон бик кирәк. Ашыгыч ярдәм машинасын еш чакыртырга туры киләчәк бит.
Район электр элемтәсе җитәкчесе әлеге урамда буш линияләр юклыгын һәм бушагач та, аларга телефон куячакларын әйтте. Вакытлыча чара итеп хатын-кызларга СИМ-карта белән стационар телефон алырга киңәш итте.
Берничә очракта җир кишәрлекләрен межалау, хосусыйлаштыру һәм хуҗаларын алыштыруда мәсьәлә кабул итүгә килүчеләр файдасына хәл ителде.
Яңа Шигали халкы исеменнән чыгыш ясаган Алимҗан Җәләтдиновка да ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Ул авылда мәчет төзелеше мәсьәләсен күтәрде.
- Без акча бүлеп бирергә хокуклы түгел, - дип аңлатты Эдуард Дияров. - Әмма төзелеш өчен урын бирергә әзербез. Моны мөфтият белән килештерергә кирәк, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса