Бүген Питрәч районында һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк
Җәмгыять

Бүген Питрәч районында һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Питрәч районында 1 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы һәм кыска вакытлы яңгыр фаразлана.

Көньяк-көнбатыштан искән җил төньякка күчә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Көндез һава температурасы +18..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.