Быел тагын килделәр

Үткән җомга һәм якшәмбе көннәрендә Мишә буе гөҗ килде. Монда су дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Татарстан чемпионаты уздырылды. Питрәч район үзәгендә Мишә күпере турысында күпсанлы палаткалар пәйда булды. Биредә Чабаксар, Йошкар-Ола, Самара, Яшел Үзән, Саратов, Тольятти, Түбән Новгород һәм башка төбәкләрдән 100гә якын турист җыелган иде.
Шуны да әйтергә кирәк, Мишә буенда әлеге спорт төре белән мавыгучылар менә инде 15 елга якын җыелыша. Район үзәгендә яшәүчеләр, үтеп-сүтеп йөрүчеләр палаткаларга, көймәләргә, мондагы кешеләргә гаҗәпләнеп туймый.
- Ничек курыкмый икән болар шушындый салкын суга кереп йөрергә, әле ул гына түгел, ярышырга, - ди Зөлфия ханым. - Без Мишә буена да төшәргә куркып торабыз, вакыт та җиткерә алмыйбыз.
Әйе. Җитезләргә, өлгерләргә, кыюларга Мишәнең ярсу ташкыннары берни түгел. Алар махсус киемнәр киеп, елга баскычлары буйлап "сикерә". Бу тамашаны карарга бала-чага да, яшь җилкенчәк тә төшә. Минем оныгым да карарга ярата аларны. Ел саен ук булмаса да, төшкәлибез су буена.
- Мишәнең Питрәчтәге шушы өлеше - бик уникаль. Баскычлы-баскычлы, таулы яклардагы шикелле, шарлавыклы, көчле агымлы, тирән су әлеге спорт төре өчен менә дигән шартлар тудыра, - ди чемпионатны оештыручы, Татарстанның спорт туризмы федерациясе рәисе Илгизәр Хәйруллин.
Шулай шул, мондый спорт өчен иң уңайлы урын Татарстанда гына түгел, Идел буе төбәгендә бүтән юк. Тикмәгә генә чемпионат 15 ел буе Питрәчтә узмый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 12:00Көек авылының «Золотая рыбка» балалар бакчасы грант конкурсында җиңүче булды Бу проект бала һәм ата-аналар арасындагы арадашчы булып, аларның мөнәсәбәтләрен җайга салырга ярдәм итүче социаль хезмәттәшлекнең перспективалы һәм нәтиҗәле төре булып тора. Бу хакта без учреждение җитәкчесе Резеда Харисова белән сөйләштек.8600
-
22 май 2022 - 10:38Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Бу хакта РИА Новости яза.10300
-
22 май 2022 - 09:18Татарстанда даруларны электрон рецептлар белән сатып алып булачак Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.11200
-
22 май 2022 - 07:44Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасы ярты миллионлы грант отты Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстанның иң яхшы 10 билингваль балалар бакчасы исемлегенә керде.12700
-
21 май 2022 - 10:381 июньнән кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак Түләүләр автомат рәвештә арттырылачак.29900
-
17 май 2022 - 14:37Питрәч районы яңалыклары
-
6 май 2022 - 17:22Питрәч районы яңалыклары
-
20 май 2022 - 10:15
-
10 май 2022 - 05:10
-
16 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!114500
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.209300
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**309800
-
14 апрель 2022 - 07:32«Яз сулышын тоеп» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 8 гүзәл зат катнаша.200900
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле143700
-
18 апрель 2022 - 07:25Питрәч районына Казан табиблары килде Районда «Мобиль поликлиника» эшли. Ул тагылмалы автомобильдә урнашкан, анда пациентларны 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары кабул итә.143400
-
8 май 2022 - 10:38Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Питрәч районыннан 8 ветеран каршылый Бүген безнең белән бергә тыныч күк йөзенә караучыларның сугышчан батырлыклары һәм данлыклы тормышы турында искә төшерик.143000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика