Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Чыты авылының уңган-булган яшьләренең берсе

    Ринат Гайнетдинов 1989 елда Чыты авылында туган егет.

    "Питрәч азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖдә механизатор булып эшли. Аңа бары 26 яшь кенә, ул 8 елдан артык хуҗалыкта тырышып эшли һәм алдынгылыкны бирми.
    Ринат бик тырыш һәм уңган-булган егет. Ул әнисе белән генә яши, аңа 6 яшь булганда әтисе гүр иясе булган. Әтисез үссә дә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсте. Иртән иртүк торып, эшкә барганчы әнисенә терлекләрне һәм йорттагы эшләрне караша, аннан эшенә китә. Эшенә җаваплы карый. Кая кушсалар шунда тырышып эшли. Алар гаиләдә 5 бала - 2 малай, 3 кыз үстеләр. Ринат абый-апалары һәм сеңлесе белән тату, дустанә мөнәсәбәттә, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар. Укып белем алдылар.
    Ринат та 2006 елны урта мәктәпне тәмамлаганнан соң механизатор һөнәрен үзләштерер өчен Керәшен Сәрдәсе авылындагы СПТУ филиалына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, туган колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Язгы кыр эшләре вакытында, урып-җыю чорында тырышып эшли, үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә.
    2013 елда ул Казан дәүләт аграр университетында курслар үтеп, квалификациясен күтәрү турында таныклык ала. Хәзер ул киң профильле механизатор, ул кыр батыры исеменә дә лаек булды. Яшь булуына да карамастан, аның мактау грамоталары, истәлекле бүләкләре дә шактый.
    Эшлим дип энергиясе ташып торган, кая кушсаң шунда эшли торган егет ул, эше генә булсын. Уңышлар сиңа, Ринат. Аңа, афәрин Ринат, булдырасың, - диясе генә кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: