Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Документларны инде бүген җыегыз

Россия Пенсия фонды хәбәр итә

Бер елдан соң пенсиягә? Документларны инде бүген җыегыз.

Әгәр сез тиздән пенсионер буласыз икән, сезгә Россия Пенсия фонды хезмәткәре белән очрашуга яхшылап әзерләнергә кирәк. Ни өчен?


Күпләр пенсия яшенә җиткәч кенә түләү сорап мөрәҗәгать итә. Бу зур ялгышлык. Питрәчлеләр документлар тапшырганда проблемалар еш туа. Мисал өчен, хезмәт кенәгәсендә төзәтмәләр таләп ителә, мөһер сугарга яки имза куярга кирәк. Фонд хезмәткәрләренә мәгълүмат соратып алырга, җавап көтәргә туры килә.
Лаеклы акчаны вакытында һәм тулы күләмдә ала башлау өчен, пенсия фондына алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк – ким дигәндә пенсиягә чыгуга бер ел кала. Үзең белән паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, диплом һ.б. булырга тиеш. Әгәр өстәмә рәвештә бала туу турында таныклык, хезмәт хакы турында мәгълүмат һәм башкалар кирәк булса, клиент хезмәте белгече бу хакта әйтәчәк. Сезгә пенсия хокукларына башлангыч бәя бирәчәкләр.
Әйе, документларны эзләргә, вакытны сарыф итәргә туры киләчәк, аның каравы, пенсия яшенә җиткәндә бернинди күңелсезлекләр дә булмаячак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда пенсия яшен арттыруның күчеш чоры белән бәйле рәвештә, иминият пенсиясен билгеләү хокукы хатын-кызларда – 56 яшьтә 6 ай, ир-атларда – 61 яшь тә 6 айга кадәр озайтыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса