Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Дүрт питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

    Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы кагыйдә бозучылар турында мәгълүмат бирде.

    Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Гарифуллин Илгизәр Илгиз улы, Толуев Эдуард Рөстәм улы, Шипшов Руслан Радик улы исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәннәрее өчен РФ КоАП 12.8 статьясының 1 частендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылдылар.

    Камашев Валерий Викторович РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча  машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде - транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән. 

    Питрәчлеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: