Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Андрей Филиппов: “Мин һәрвакыт әзер. Безнең эштә озакларга ярамый”

Андрей Филиппов Питрәчтән. Кече яшьтән үк машина йөртүче булырга хыялланган.

Ул гомере буе ашыгыч ярдәм шоферы булып эшләгән әтисе Николай Ивановичның эшен дәвам итүче.

- Мәктәптән соң мин СПТУ-93тә шоферлыкка укыдым. Аннан берничә ел дәвамында автотранспорт хуҗалыгында ГАЗ-53 шоферы булып эшләдем. Аннары район үзәк хастаханәсенә хуҗалык машинасы йөртүче булып эшкә урнаштым. Ашыгыч ярдәм машинасы руленә 11 ел элек күчтем, - ди Андрей. -Безнең эш җиңел түгел. Кайчагында смена эчендә ял итәргә дә вакыт юк. Бөтен район буенча йөрибез. Кайчагында Казанга барабыз - авыручыларны хастаханәгә илтәбез. Әмма барысына да күнегәсең. Өстәвенә, без игелекле хезмәт башкарабыз, - дип билгеләп үтте ул.

Андрей Филиппов кына түгел, ә аның бөтен гаиләсе һөнәре буенча медицина белән бәйле. Әнисе Наталья Ивановна бала тудыру йортында акушерка булып эшләгән. Хатыны Лилия – район үзәк хастаханәсендә баш бухгалтер, элек бу вазыйфаны аның әнисе Фәридә Василова башкарган. Олы кызлары Карина хастаханәдә табиб-терапевт, ә кече кызлары Алинә - статист булып эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X