Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан районда 92 янгын чыккан

2 кеше һәлак булган, тагын 4 кеше җәрәхәтләнгән.

Янгын чыгуга нәрсә сәбәпче була һәм аларны булдырмый калу мөмкинме? Әлбәттә мөмкин, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә генә кирәк. Янгын чыгуның төп сәбәбенең 99 проценты электр приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләү һәм монтажлау кагыйдәләрен бозуда.

Көннәр салкынаю белән янгын чыгу куркынычы арта. Шуңа күрә зур саклык күрсәтергә һәм игътибарлы булырга кирәк.

- Электр хуҗалыгына һәм җылылык приборларына вакытында ревизия ясагыз. Аларны төзек булмаган хәлдә эксплуатацияләүгә юл куймагыз, - дип исләренә төшерә питрәчлеләрнең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Пушков.

- Үз торагыгызны ут сүндергечләр һәм янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырыгыз. Балаларыгыз белән даими рәвештә янгын куркынычлыгы темасына әңгәмәләр үткәрегез. Аларга янгын чыкканда ничек эш йөртергә кирәклеген аңлатыгыз. Балаларны һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне өйдә ялгызын гына калдырмагыз, - дип ассызыклады ул. Узган елның шул ук чорында 74 янгын очрагы теркәлгән, 5 кеше һәлак булган һәм 4 кеше җәрәхәтләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса