Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш беткәч бәйрәм итәргә ярый

Традиция буенча, районыбызда авыл хуҗалыгы елына йомгак ясап, әлеге тармак алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Агросәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре котлаулар һәм лаеклы бүләкләр кабул иттеләр.

Бу көнне наратлыктагы зур залда үз эшенә, үз туган җиренә гашыйк кешеләр җыелды. Болар - авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары һәм ветераннары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм иң яхшы хезмәткәрләре, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм хезмәтчәннәре. Аларның кайберләре мондый бәйрәмдә беренче тапкыр катнаша, икенчеләре инде берничә ел рәттән үзләренең югары осталыкларын дәлилли. Грамоталардан һәм Рәхмәт хатларыннан тыш, бу көнне районның авыл хуҗалыгы җитештерүенең иң яхшы хезмәткәрләре үзләренең фидакарь хезмәтләре өчен кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр алдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының “Иң яхшы комбайнчысы” республика конкурсы турында”гы боерыклары нигезендә, “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ комбайнчылары Илшат Әхмәтов, Ренат Шәрәфетдинов, Илнур Фәсхетдинов, Рузил Гайнуллин һәм “Рацин-Шәле” ҖЧҖ комбайнчысы Илшат Мөхәммәтгалиев бүләкләнде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ машина йөртүчесе Таһир Гайфуллин бүләкләнде.
Районның иң яхшы комбайнчылары турында без сезгә урак өсте дәвамында сөйләдек. Алар арасында Рифкат Идиятуллин да бар. Ул “Казан” нәселле атлар заводы” ҖЧҖдә эшли, быел “Акрос-530” комбайнында 14 020 центнер ашлык суктырган, шуның өчен аңа район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды.
- Урып-җыю гадәти эшкә әверелде инде, - ди районның авыл хуҗалыгы тармагына 30 елга якын гомерен багышлаган тәҗрибәле комбайнчы, - басуга чыккач, шунда ук көн буена эш планын, күпме эшли алачагыңны билгеләп куясың, моторыңны кабызасың да, алга. Кулыңда яхшы техника булганда, кояш көлеп торганда, хезмәтеңнең бәяләнәчәген белсәң, кәеф тә яхшы, эш тә бара, - ди ул.
Кадерле укучыларыбыз, район агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләре белән сезне газетабызның алдагы саннарында таныштыруны дәвам итәчәкбез.

Быел район кырларыннан барлыгы 73 614 тонна уңыш җыеп алынды. Уртача уңыш чыгышы 26,6 центнер. Агымдагы елның тугыз аенда 16 мең тоннадан артык сөт, 26 мең тоннага якын ит җитештерелгән, шул исәптән 24 869 тонна кош ите.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса