Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш кирәкме? Өйдә утырма!

Белгечләр, эш табуда уңышка ирешү бу эшне ничек башкаруга, моңа күпме вакыт сарыф итүгә бәйле дип саный. Әлеге тема уңаеннан хәбәрчебез халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Ольга Степанюк белән әңгәмә корды.

- Кеше эш эзләгәндә беренче адым, ягъни ориентир нинди була?
- Иң элек, үз алдыңа билгеле бер анык максат кую шарт. Үзегезгә ни кирәген һәм моңа ничек итеп ирешүне күз алдына ачык китерергә кирәк. Тәгаен гамәлләр планлаштырыгыз һәм тормышка ашырыгыз. Нинди эш эзләвегезне төгәл билгеләгез, бу турыда дусларыгыз, танышларыгыз белән сөйләшегез. Сезгә күбрәк кеше ярдәм иткән саен, яхшырак булачак.
- Эш эзләүне ничек алып барырга?
- Очрактан очракка түгел, билгеле. Мин бу уңайдан ике төшенчәне аңлатып үтәр идем. Күпләр аларны бик еш буташтыра. Болар: эшкә урнашу мөмкинлеге һәм рекламадагы вакансияләр. Алар икесе ике нәрсә. Игътибар иткәнегез бармы, күпчелек вакансияләр беркайчан рекламага чыгарылмый. Әмма моңа карап сез аларга дәгъва кыла алмыйсыз, дигән сүз түгел бу. Тиешле гамәлләр исемлеген төзегез, эш эзләү көндәлеге ачыгыз, уңышлы һәм уңышсыз гамәлләрне язып, анализ ясап барыгыз. Көнгә биш сәгатьтән дә киметми, эшне ныклап эзләгез. Эш эзләү белән ничек шөгыльләнүегез күпчелек эш бирүчеләр өчен эшкә мөнәсәбәт күрсәткече булып тора.
Әйтелгәннәргә өстәп китим: әгәр сезгә эш булу мөмкинлеге турындагы өметле вәгъдә биргәнәр икән, барыбер, эш эзләүне дәвам итегез. Тынычланып китеп, игътибарыгызны башкага юнәлтмәгез. Сезнең эшле булуыгыз үзегезнең активлыкка бәйле. Күңелегезгә ошаган эш табар өчен, уртача биш яки ун ихтимал вариантны бәяләгез.
- Әйтик, тәкъдим кергән, әмма көткәнчә түгел. Квалификациясе дә ул түгел, эш хакы да...
- Кире кагарга ашыкмагыз. Тормыш капма-каршылыклар сәнгате ул. Әгәр шикләнәсез икән, уйларга вакыт сорагыз, дусларыгыз һәм гаиләгез белән киңәшләшегез, тәкъдимнең перспективасы турында уйланыгыз.
- Җитәкченең кешене эшкә алу яки алмавына нәрсә тәэсир итәргә мөмкин?
- Һичшиксез, тышкы кыяфәт һәм үз-үзегезне тоту. Шуңа күрә киеменә карап каршы алалар, ди халык. Үз-үзегезне ничек тотуыгыз турында истән чыгармагыз. Һәрбер очрашу хәлиткеч һәм, кайчак, һич тә көтмәгәндә эшле булып куюыгыз бар.
- Хәзерге вакытта дистәләгән кечерәк оешмалар ачылган. Бу вариантмы?
- Нәкъ менә аларда яңа вакансияләр була. Шуның өстенә эш бирүченең үзе белән аралашу мөмкинлеге бар.
- Эш эзләгәндә тагын ниләр белергә кирәк?
- Беренчедән, анык бер көнгә билгеләнгән барлык очрашулар бер районда узсын. Икенчедән, вакытлыча эштән һәм бер тапкырлык эш хакыннан баш тартмагыз. Бу сезгә даими эш тапканчыга кадәр ярап куячак. Өченчедән, нәзакәтле таләпчәнлек күрсәтегез. Вакыт-вакыт үзегезнең барлыгыгызны исенә төшерегез һәм хәлнең яхшы якка үзгәрү-үзгәрмәве белән кызыксыныгыз.

Фото: http://www.segodnya.ua/highschoolrange/14133558.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса