Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш көне район газетасын укудан башлана!

“Вперед” (“Алга”) район газетасына язылу кампаниясе дәвам итә!

Без яңа елда да безнең белән булырга теләгән һәр укучыга рәхмәтле. Район оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары безне альтернатив язылу сайлап хуплыйлар. Бу күпкә уңайлырак һәм арзанрак. Чөнки без газеталарны эш урыннарына китереп бирәбез. Пенсия фондының район бүлеге хезмәткәрләре безнең иң актив һәм тугры укучыларыбыз рәтендә, алар 2020 елның беренче яртыеллыгына язылдылар инде.  
Хөрмәтле питрәчлеләр, район яңалыкларын белеп торыйк дисәгез, газетага язылырга ашыгыгыз!
Әгәр сезнең газеталарны редакциядән килеп алу мөмкинлегегез бар икән (сез якында гына яшисез яки эшләр буенча район үзәгенә киләсез икән), альтернатив язылу кысаларында 6 айга 500 сумга языла аласыз. Биштән күбрәк газетага язылган район үзәге оешмалары коллективларына газеталарны үзебез китереп бирәбез.
Шулай ук, редакциядә 2020 елның беренче яртыеллыгына газетаның электрон версиясенә 500 сумнан язылырга мөмкин. Моның өчен бары тик сезнең электрон почта адресыгыз гына кирәк, без анда газетаның яңа санын җибәрәчәкбез.
Безнең белән калыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса