Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшли башлаганчы килешү төзе

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Россия Федерацясенең административ хокук бозулар турында Кодексына үзгәрешләр кертелде. Эш бирүчеләрнең хезмәт законын бозуларына җаваплылык чаралары көчәйтелде.

Хезмәт законында административ хокук бозуларның яңа составы билгеләнде.

Аның нигезендә эшчене эш бирүче яки аның вәкаләтлесе карамагыннан башка эшкә җәлеп итү тыела. Хезмәт килешүе төзүдән читләшкән өчен вазифаи зат җавап бирәчәк. Шулай ук, хокук бозулар кабатланган очракта да җаваплылык каралган. Хәзер хокук бозган өчен гражданнар да җавап бирәчәк. Шундый ук хокук бозулар тагын кабатланса, вазифаи зат кына түгел, ә юридик затлар да җаваплылыкка тартыла.

Хезмәт хокукларын бозган очракта, хезмәткәр Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X