Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Габдулла Гайнетдинов: “30 елдан артык руль артында эшләдем”

Шәле авылыннан Габдулла Гайнетдинов сентябрь аенда үзенең туксан яшьлеген билгеләп үтте. Ул озак еллар машина йөртүче булып эшләгәнен искә алды.

Габдулла Гайнетдинов Маһибҗамал һәм Сибгат Гайнетдиновлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.

- Әти-әнием колхозның гади хезмәткәрләре иде. Кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр, - дип искә ала Габдулла абый. - Балачагыбыз сугыш елларына туры килде. Без олылар белән бергә авыл хуҗалыгында эшләдек. Мин һәрвакыт техникага тартылдым, - диде ул.

Сугыш аның  гаиләсен дә читләтеп үтми. Фронтта беренче айларда абыйсы Мәхмүт һәлак була.  Сугыш тәмамлануы турында Габдулла абый радиодан ишетә. Аның сүзләренә караганда, бу яңалыкка ничек сөенүен   сүз белән генә аңлатып биреп булмый.

1950 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Габдулла Гайнетдинов армиягә китә. Көнбатыш Украинага сугыш булган Львов шәһәренә эләгә. Шунда машина йөртү таныклыгы ала. Туган авылы Шәлегә кайткач, шофер булып эшли башлый. Ул вакытта ГАЗ-69 машинасында танылган колхоз рәисе Гатаулла Таҗиевны йөртә. Соңрак ГАЗ-51 йөк машинасына күчә. Аның машина йөртү стажы 30 елдан артык. Үз вакытында ул автоэлектрик һөнәрен үзләштерә. Авыл хуҗалыгы машиналарына, автомобильләргә, тракторларга хезмәт күрсәтә. 1955 елда Габдулла абый авылдашы Мәдинә апага өйләнә. Алар бергә ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер юбилярның 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Кызганыч, хатыны 2001 елда вафат була. Улы Исламгали һәм килене Раушания белән яши.

- Безнең әти искиткеч кеше, һәрвакыт төпле киңәшләрен бирә. Сәламәтлеге булганда, безгә хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итә, - дип билгеләп үтте килене. Ветеранның яраткан шөгыле бар, ул  -  балыкчы. Пенсиягә чыккач, аны елның теләсә кайсы вакытында Мишә буенда күрергә була иде.

- Әти гел өйгә балык тотып алып кайтты:  мәсәлән, сазан, корбан, чуртан балыклары. Ул чакта безнең елгаларда балык та бик күп иде. Әти әле узган ел да буага балык тотарга йөрде. Кәрәкә тотты. Әти тоткан иң зур балык  15 килограммлы чуртан булгандыр, мөгаен. Без аны көчкә тартып чыгардык, - дип искә ала улы Исламгали. Габдулла Сибгат улына сентябрь аенда 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга туганнары, күршеләре, авылдашлары, шулай ук район җитәкчелеге килгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X