Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Герой-якташларыбызны онытмыйбыз

Әлбәдендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар - Иван Федорович һәм аның улы Илья Богомоловларга мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Чарада район башлыгы Илһам Кашапов, ТР Ветераннар советы вәкиле Александр Малов, туган якны өйрәнүче Александр Семенов-Совруш, хәрби комиссар Владимир Гузич, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, шулай ук геройларның туганнары һәм авылдашлары катнашты.

Иван Богомолов 1942 елның июнендә һәлак була, бүгенге көндә җирләнгән урыны билгеле түгел. Аның улы Илья - кызылармияче, 47 нче укчы дивизиясенең 148 нче укчылар полкының автоматчысы - 1943 елның 22 сентябрендә Смоленск өлкәсенең Усвят районы Городец авылы янындагы урманда һәлак була.
Сугышка киткәндә, хатыны һәм өч кечкенә баласы белән соңгы тапкыр саубуллашканда, Иван Федорович хатынының дүртенче бала – Мария Ивановна белән йөкле булуын белми дә.
- Мин аларны якыннарның хатирәләре һәм фронттан килгән хатлар буенча гына беләм. Хатларның берсендә әти “миңа кире әйләнеп кайтырга язмагандыр инде” дип яза. Ә миңа әтине дә, дәдәмне дә күрү насыйп булмады, - дип уртаклашты Мария Ивановна.
Егерменче гасырның иң куркыныч сугышы һәр гаилә хәтерендә онытылмас эзләр калдырды. Мемориаль такта кую - Ватан һәм үз халкы хакына үзләрен корбан иткән Иван һәм Илья Богомоловларга безнең хөрмәт билгесе.
- Ул чакта бар нәрсә дефицит, Ильяга икмәкне кәгазьгә алыштырырга туры килә, чөнки ул әнисенә хат язарга вәгъдә итә. Бу хатларны еламыйча укып булмый, - диде Александр Семенов-Совруш, ул да Богомоловларны эзләүдә катнашкан.
Тактаны ачуда шулай ук район хакимияте дә булышлык күрсәтте.
- Һәр районда да ветераннарны шулкадәр олыламыйлар, ә сез булдырасыз, Ватанны саклаучыларны онытмыйсыз, - диде Александр Малов.
Илһам Кашапов та геройларны искә алды.
- Без соңгы геройны тапканчы сугыш тәмамланмаячак. Бүген бу истәлекле такта Җиңү китергән ата-бабаларыбызны искә төшерә, шуңа күрә без бу эшне намус белән һәм лаеклы алып барырга тиеш, - дип билгеләп үтте ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса