Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык кышка мая туплый

Район үзәге ачык базарында 5 октябрь, җомга көнне, Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә булып узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм кошчылык предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, белем бирү учреждениеләре үз продукцияләрен тәкъдим итте.

Ярминкәләр кешене нәрсәсе белән үзенә тарта? Билгеле, бәяләрнең арзан булуы белән. Питрәчтә узган ярминкәдә дә социаль бәяләр куелган иде. Халык теләгәнен рәхәтләнеп алды. Иртәнге 8 дә ачылган ярминкәдә сәгать ярым эчендә товарларны алып бетерә яздылар.
"Марс" хуҗалыгы 3 тонна бөртекле ашлык алып килгән иде. Җитмәде. Тагын 1,5 тонна алып килделәр. Барыбер, җитеп бетмәде. Чөнки юнь бәягә бодай, арпа, борчак, солы тәкъдим ителде. Бодайның килограммы 6 сум, арпа - 5, борчак - 7, солы - 4 сумнан.
"Үшнә" балыкчылык хуҗалыгы карплары "очты" гына. 250 килограмм балык ярты сәгатьтә сатылып та беткән. "Күбрәк тә алып килер идек, күлдә су бик күп, балыкны тотуы кыен", - диде сатучылар. Якын көннәрдә атна уртасында да балык алып килергә вәгъдә итте алар.
Әнә, машина белән бәрәңге дә сату итәләр . "Кощак"тан кызыл бәрәңге китергәннәр. Килограммы 7 сумнан. Кем - 1, кайсы - 3-4, кайберәүләр 6 капчык та алды. Питрәчтән пенсионер апа Лидия Евстигнеева 6 сетка эре бәрәңге алган. "Узган ел да шулар бәрәңгесен алдым. Кышын да яхшы сакланды". Бәрәңгене алып кайткач, яхшылап җилләтәм, киптерәм. Аннары гына базга төшерәм", - ди. Әле тагын аны сөендереп, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина машина белән бәрәңгене өйләренә кадәр бушлай алып кайтырга мөмкин, дип әйтеп китте. Апаңның сөенече эченә сыймады. Рәхмәтләр укып калды. Шул арада УАЗик аның янына килеп тә туктады. Бу көнне кощаклылар 3,5 тонна "икенче икмәк" алып килгән иде. Күз алдымда алып та бетерделәр.
"Ватан" кооперативы сөт продукциясен дә озак тотмадылар. Пакетлы сөтнең литры 23 сум гына иде.
Пимәрдән "Атаман" КФКдан Мәгъсум Фәйзуллинның да күңел күтәренке. 250 сумнан 50 килограмм сарык итен бик тиз алып бетергәннәр. Ул корбанлык сарыкларга да заказ җыя иде. Мин хуҗалыкның исеме ни өчен шулай аталуы белән кызыксындым. 3 егет: Алмаз, Таһир, Мансурның исемнәрен кыскарткач, шулай килеп килеп чыккан. Менә бит! Алар умарта балы да алып килгән булган. Аны бик тиз алганнар. 3 литрлы банкасын 1300 сум биргәннәр. Казан ярминкәләрендә дә катнашуларын әйтте Мәгъсүм ага.
Шәледән шәхси эшмәкәр Рәдиф Гыймадиев умарта продукциясе, Карповкадан казлар (тересе дә, суйганы да, каклаганы да), "Неялово" КФХ - дуңгыз ите, "Газовик" хуҗалыгы - ит, сөт, "Ак барс-Питрәч" агрофирмасы - ит, "Пестречинка" 90 килограмм кошчылык продукциясе: рулетлар, колбасалар, сарделкалар, ысланган тавык итләре тәкъдим итте.
ПЛ-93 коллективы бигрәк тырышкан. Алар бал, ашлык, яшелчә, бәрәңге, ит, көзге җимешләрне мулдан алып килгән. Һәркемгә хуш исле чәй, кайнар коймак тәкъдим итеп тордылар. Бер зур кабакларын шунда ук алып киттеләр. Лицей китапханәчесе Люция Гайфуллина узган ел да алып килгән товарлары тиз таралып бетүен искәртте.
Янсуар урта мәктәбе ярминкәгә куян ите, маринадланган яшелчәләр, Чыты мәктәбе маринадланган гөмбәне алып килгәннәр.
Бар да бар кебек, әмма халык йомырка эзләп интекте. Әллә инде тавыклар салмый башлаган, күчеш чорын авыр кичерә инде. Печән, тирес ише әйберләр дә күренмәде. Инде алдагы көзге ярминкәләрдә йомырка, кәбестә, ашлык, балык көтә халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X