Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтер мәңге яши

8 майда Шәледә иртәдән бәйрәм халәте иде. Биредә зур вакыйга булды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-якташларыбызга һәйкәл ачылды.

Ярты авыл бәйрәмгә килгән. Монда мәктәп укучылары да, укытучылар да, мәдәният һәм медицина хезмәткәрләре дә, авыл кешеләре дә, Казан һәм район үзәге кунаклары да бар иде.
Әлеге искиткеч һәйкәл район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин инициативасы белән торгызылды.
Шәледән 481 кеше фронтка китә. 361 кеше кайтмый кала. Бөтен һәлак булган сугышчы исем-фамилиясе һәйкәлгә уеп язылган.
Бу һәйкәл "Рацин-Шәле" (Мидхәт Фәхретдинов), "Икмәк" (Рафик Сафин) авыл халкы тырышлыгы белән төзелеп бетте. Кыска вакыт эчендә "Кощак инженерлык челтәре" (җитәкчесе Фидаэль Шәяхмәтов) хезмәтчәннәре Шәле үзәгендә - мәдәният йорты каршында монумент калкып чыкты.
Район башлыгы, үз чиратында, шәлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлап, якташлары истәлеген мәңге саклауларын теләде.
Менә яңа һәйкәл ачу мизгелләре җитә. Бу мәртәбәле гамәлне район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов, район хәрби комиссары Владимир Гузич һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәким Гыймадиев белән Йосыф Шаһвәлиев башкарды (сугыш ветераннары авылда икәү генә калган).
Бәйрәмгә кырыс Әфган сугышын үткән якташлар да чакырылган иде. Шуларның берсе - Ринат Әхмәтҗанов батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләргә лаек булган. Ул шулай ук җыелганнарны бәйрәм белән котлап, һәммәсенә иминлек һәм тыныч тормыш теләде. Ә мәктәп укучылары концерт программасы тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса