Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң актив яшьләр – Питрәчтә

12 апрельдә район мәдәният йортында яшьләр форумы булып узды. Аның төп максаты - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасына вәкил сайлаудан гыйбарәт иде. Форумның иң яшь кандидаты Илназ Кәримов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасында район яшьләре мәнфәгатен кайгыртачак.


Әгәр дә сез хәзерге яшьләрне компьютер һәм интернеттан башка бер әйбер дә кызыксындырмый дип уйлыйсыз икән - ялгышасыз. Форумда катнашучылар моның киресен исбатлады.
Алар яшь, алар сәләтле һәм актив! Сүз Питрәч яшьләр форумында катнашучылар турында бара. Шунысын әйтеп узарга кирәк, әлеге чарага район аграр яшьләр оешмасы вәкилләре бик ныклап әзерләнде. Бу уңайдан районда төрле бәйгеләр оештырылды. Алар ярдәмендә иң актив яшьләрнең исемнәре ачыкланды. Форумда нәкъ менә алар арасыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасына безнең район вәкиле сайланды.
Форумның беренче минутларыннан ук яшь питрәчлеләр кунакларны һәм тамашачыларны үзләренең позитив энергиясе белән гаҗәпкә калдырды. Ниһаять, сәхнәдә форум кандидатлары: Марсель Абдрахманов, Мария Гаделян, Екатерина Галләмова, Алия Габдрахманова, Илназ Кәримов, Евгения Петрушина, Лилия Климова, Артем Поповский, Евгений Агачев, Айдар Габделганиев. Һәр кандидатка идеяләре, теләкләре белән уртаклашыр өчен 2-3 минут вакыт бирелде.
Берәүләрне яшьләрне патриотик тәрбияләү проблемасы борчыса, икенчеләрне исә яшьләрне торак һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләсе, ә өченчеләрне яшьләр сәясәтен үстерү... Әмма аларның барысын да бер теләк берләштерә - киләчәктә тормышларын үз районнары белән бәйләү, аның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында актив катнашу.
Район яшьләренең активлыгын форумда катнашучы республика кунаклары да шунда ук күреп алды. "Бердәм Россия" партиясе төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев үзенең чыгышында районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы эштән курыкмаган, тәвәккәл, яңа идеяләре ташып торган яшьләрнең булуына сөенүен белдерде.
Район башлыгы Эдуард Дияров та әлеге фикер белән тулысынча килешүен әйтте:
- Кандидатларның чыгышыннан яшьләребезнең алга омтылышы, районда гына түгел, республика күләмендәге мәсьәләләрне һәм проблемаларны чишәргә сәләтле булулары сөендерде. Аларны күрә белергә һәм үстерергә кирәк, - диде ул.
Питрәч яшьләр форумы әнә шул максатка юнәлтелгән дә инде.
Кандидатларның чыгышыннан соң 400гә якын яшь сайлаучы яшерен тавыш бирү юлы белән форумның җиңүчеләрен сайлады. Бюллетеньнәр, сайлау кабиналары һәм урналар... Нәкъ менә чын сайлаулардагы кебек! Һәрбер яшь сайлаучы бу көнне үзенең киләчәге өчен җаваплылыкны тоя алды.
Ниһаять, форумның иң дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте. Район башлыгы Эдуард Дияров җиңүчеләрнең исемнәрен атады. 3 нче урында - 2 нче мәктәп укытучысы, "Форпост" мәктәп яшьләр хәрәкәте кураторы Евгений Агачев. Ул Питрәч муниципаль район җәмәгать кабул итү палатасы рәисе булачак. 2 нче урында - Алия Габдрахманова. Ул Питрәч аграр яшьләр берләшмәсе активисты, районның "Акчарлак" лагере директоры. Хәзер инде Алия Питрәчтәге аграр яшьләр берләшмәсен дә җитәкләячәк. Ә инде лаеклы 1 нче урынга Питрәч аграр яшьләр берләшмәсе активисты, Казан милли-тикшеренү технология университеты студенты Илназ Кәримов лаек булды. Шунысы игътибарга лаек, Илназ «ВКонтакте» сайтында уздырылган тавыш бирүдә дә иң күп балл җыйган.
- Хәтта Казанда эш тәкъдим итсәләр дә, районым - Питрәчне ташламаячакмын. Хәзер дә шәһәрдә 5-6 берләшмәдә катнашып йөрим, бу миңа Питрәчтә яшәргә һәм актив тормыш алып барырга комачауламый, - диде Илназ телевидениегә биргән интервьюсында.
Бик яхшы оештырылган Питрәч яшьләр форумыннан яшьләр дә, кунаклар да канәгать калды. Питрәч яшьләре киләчәктә идеяләрен һәм проектларын район һәм республика җитәкчелеге вәкилләре белән бергәләп тормышка ашыру өчен нигез салынгандыр дигән өмет кабынды.
Әлеге чараны район яшьләр эшләре, спорт бүлеге оештыруын да әйтеп китү кирәк, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса