Экспресс-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, безнең редакциянең "Гашыйк йөрәкләр" дип аталган фотоконкурс җиңүчеләре билгеле булды.
Иң күп "Миңа ошый" билгесен Степановлар гаиләсе, Виктор һәм Светлана җибәргән фото җыйды. Әлеге фотода бик романтик мизгел сурәтләнгән.
- Бу минем Светлананың кулын сораган кич. Ул Казанка ярында булды, мин анда кичке аш әзерләгән идем, - дип сөйли Виктор. - Истәлеккә матур фотолар калды, һәм без конкурста катнашырга уйладык. Гашыйклар көненә мондый бүләк отуыбызга бик шатбыз.
Җиңүчеләргә бүләкне конкурсның спонсоры, "ЭльНейлДизайн" маникюр студиясе һәм косметика кибете җитәкчесе Фәридә Назарова тапшырды. Светлана салон хезмәтләренә сертификат, ә Виктор - хушбуй алды.
- Без бу салонны питрәчлеләр тагын да матуррак булсын өчен ачтык. Безнең хезмәтләр спектры киң: маникюр, педикюр, депиляция, безнең мастер шулай ук сезгә теләсә нинди тантана уңаеннан макияж һәм прическа ясарга ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады Фәридә Назарова.
Реклама хокукларында