Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярослав Петрущенков: “Пасха – ул йомырка бәйрәме генә түгел”

Питрәч округы Благочинные, Ярослав атакай Петрущенков бу бәйрәмнең үзенчәлекләре, тарихы һәм традицияләре турында сөйләде.

5 майда православие динендәгеләр Христосның терелеп торуын билгеләп үтәчәк.

– Ярослав атакай, ни өчен Пасха православие кешесе өчен төп бәйрәм булып санала, аның мәгънәсе нидә?

– Бу көнне Ходаебыз Иисус Христос терелеп торган. Ул үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, кешеләрнең җазыкларын җолып алган. Христос тормышның, яшәешнең чын мәгънәсен һәм кеше җаны өчен үлемнең булмавын күрсәтер өчен тәннәнеп җир өстенә килгән. Пасха ул – Ходай белән берлектә мәңгелек тормыш. Шуңа күрә ул барлык христианнар өчен төп бәйрәм булып санала.

– Пасхага ничек дөрес әзерләнергә һәм үткәрергә?

– Пасха – ул кулич һәм йомырка бәйрәме генә түгел, ә рухи бәйрәм. Пасха атрибутикасы бәйрәмнең чагылышы гына. Бу көнне безгә келәүгә барырга, иман укырга һәм Христосның терелүенә сөенергә кирәк. Шулай ук якыннарыгызны, күршеләрегезне, туганнарыгызны шатландыру, яхшылык эшләү дә кабул ителгән. Хәтта шул ук Пасха ризыкларын да, беренче чиратта, якыннарыбыз өчен әзерләргә кирәк.

– Православие динен тотучылар гына түгел, мөселман гаиләләре дә бу бәйрәмгә кушыла, шул ук вакытта аның мәгънәсенә бик төшенеп бетмәсә дә. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Безнең күпмилләтле Татарстанда катнаш гаиләләр күп. Төрле конфессия кешеләре күрше булып дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Бәйрәмнәрне бер-беребез белән уртаклашуыбыз бик яхшы. Бу халыкларны берләштерә. Бездә фатихалар һәм дини традицияләр арасында аермалар бар, ләкин безне булдырган Алла ул бер. Шул ук вакытта гасырлар буе сакланып килгән традицияләр дә бар. Бергәләп бәйрәм итү безнең дуслыгыбызны ныгыта. Православие руханилары да мөселман бәйрәмнәрендә хөрмәтле кунаклар булалар. Шуңа күрә, әгәр дә мөселман өстәлләрендә Пасха атрибутикасы булса, мин анда бернинди начарлык күрмим.

– Шулай ук православие динен тотучылар үзләре дә, гадәти вакытта чиркәүгә йөрмиләр, иман укымыйлар, ә Пасха төнендә келәүгә баралар.

– Без үзебез дә шундый идек. Ходай һәр кешегә үз вакытында килә. Без дә кайчандыр Аңа күңелебезне ачырга теләдек, иман нуры эзләдек һәм аны таптык, шуңа күрә без беркемне дә хөкем итәргә тиеш түгел. Пасха көннәрендә һәркемгә шатлык өләшергә, куличлар һәм Пасха ризыклары белән сыйларга, шуның белән аларга бәйрәм яктысын күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса