Тарихи вакыйга Мәүлид Ән-Нәби бәйрәмендә узды.
Мәүлид бәйрәмендә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнендә, миллионлаган мөселман пәйгамбәрне аның казанышлары һәм сынауларны җиңеп чыгу осталыгы өчен мактый, аңа догалар һәм яхшы гамәлләр аркылы үз мәхәббәтләрен белдерә.
– Мәчет төзү – иң саваплы эшләрнең берсе, – дип билгеләп үтте ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.
– Мөселманнар Питрәч районында беренче гасыр гына яшәми һәм районның үсешенә, чәчәк атуына үз өлешләрен кертәләр. Файдалануга тапшырылганнан соң, мәчет әхлак, ихласлык һәм миһербанлык тәрбияләү үзәгенә әверелер дип ышанам, – диде район башлыгы Илһам Кашапов, районның барлык мөселманнарын әлеге мөһим вакыйга белән котлап.
Мәчет манарсына ай куюны чарага җыелган мөселманнар “Аллааһу Әкбәр!” дип тәкбир әйтеп карап торды.
Белешмә өчен
Дини объект төзелеше 2000 елларда ук башланды, аның нигезе салынды, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында төзелеш 19 елга якын тукталып торды. 2019 елда яңадан актив төзелеш башланды, фундаменты реставрацияләнде һәм ныгытылды, аннары стеналары күтәрелде, түбәсе капланды. Быел 10 катлы бина биеклегендә зур манара төзелде, эчке бизәү эшләре башкарылды. Ике катлы бина 450 мәхәллә әгъзасын сыйдыра. Бинаның гомуми мәйданы 1344,8 квадрат метр тәшкил итә.
Илшат Гайсаров фоторепортажы ⬇