Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелек һәм шәфкатьлелек көннәре

Безнең районда 1-10 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге бара. Бу чорда түгәрәк өстәлләр, төрле акцияләр, спорт ярышлары, концерт программалары һәм башкалар планлаштырылган. Бездә мөмкинлекләре чикләнгән 2646 кеше яши, шуларның 160ы-балалар.

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада бүген спорт мәктәбендә 10 сәгатьтә башлана. Һәркемне 15 сәгатьтә район мәдәният йортына «Без бергә» иҗади фестиваленә чакыралар. Скандинавия йөреше буенча марафон 9 декабрьдә наратлыкта узачак, анда унбиш кеше катнашачак.
«Кайгырту» социаль үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен иппотренажер сатып алуга акча җыю буенча хәйрия акциясе уза. Шулай ук хезмәткәрләр «Ярдәм кулы» акциясен башлап җибәрделәр, аның кысаларында туксан алты өлкән яшьтәге кешегә бушлай социаль-көнкүреш һәм медицина хезмәтләре күрсәтәчәкләр. Алар җиде кешегә бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтәчәк. Тулырак мәгълүматны 3-04-65 телефоны буенча белә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X