Илһам Кашапов: «Студент еллары – иң үзенчәлекле чор»
Җәмгыять

Илһам Кашапов: «Студент еллары – иң үзенчәлекле чор»

Питрәч районы башлыгы студент булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты

Илһам Кашапов, район башлыгы:

– Минем әти-әнием гомер буе Ленино-Кокушкинода кошчылык фабрикасында эшләде. Без дә шунда үстек дияргә була, шуңа күрә бу тармак миңа бик якын. Элек ата-ана белән бала мөнәсәбәтләре ныграк, гаилә традициясе, буыннар элемтәсе дигән әйберләр көчле иде. Әти-әнием гади эшчеләр булса да, һәрвакыт белемгә тартылдылар, аның киләчәк өчен иң яхшы инвестиция булуын яхшы аңладылар һәм шуңа күрә минем белем алуым өчен барлык шартларны да тудырдылар. Мин әти-әниемнең эшен дәвам итәргә дип, югары белемне әлеге юнәләштә алырга булдым - 1994 елда Мәскәүдәге К.И.Скрябин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрак орденлы ветеринария академиясенә укырга кердем. Кошчылык буенча белгечләрне Мәскәүдә һәм Балтыйк буенда гына әзерлиләр. Мәскәү ветеринария мәктәбе иң көчлеләрдән санала. Без кичке сәгать тугызларга кадәр “анатомичка”да утырып, этләрнең һәр сөягенә кадәр җентекләп өйрәнә идек. Медицина университетларында укучылар кеше анатомиясен дә бу кадәр өйрәнмидер! Моңа түзгәннәр, алга таба укуларын дәвам итә алды һәм яхшы белгечләр булдылар. Нинди генә авырлыкларга да карамастан, безнең һәрберебез үзенең студент елларын җылы хисләр белән искә ала. Студент еллары – кеше тормышында иң үзенчәлекле, иң матур чор, ул кешенең киләчәк язмышын билгели, һөнәри белем алырга мөмкинлек бирә, кешенең характерын формалаштыра, алдагы уңышларга нигез сала. Бу чорда чын дуслар табыла, йөрәктә беренче мәхәббәт уты кабына. Барлык студентларны бәйрәм белән котлыйм. Сезнең алган белемнәрегез файдалы булсын. Студент елларыгыз гомерлеккә күңелләрегездә иң матур, иң күңелле, иң иҗади вакыт булып истә калсын. Бу чор якты вакыйгаларга бай булсын, авырлыкларга бирешмәгез, ирешелгәннәрдә генә туктап калмагыз, үзегезгә иң кыю бурычлар, максатлар куюдан курыкмагыз.