Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернеттан кием сатып алганда нәрсә белергә кирәк?

Хәзер без киемне интернет аша сатып ала башладык. Онлайн-шопингның үз кагыйдәләре бар. Аларны белмәсәң, акчаны юкка сарыф итәргә мөмкин.

Интернет аша товар сатып алыр алдыннан  башка сатып алучыларның фикерләрен игътибар белән  укырга кирәк. Өстәвенә, товар турында гына түгел, кибет турында да. Товарны китерү һәм түләү  шартлары  белән дә кызыксыныгыз.
Әгәр дә үзегез сайлаган предметны сатып алырга уйлагансыз икән,  аннан теләсә кайсы вакытта аны тапшырганчы, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн дәвамында баш тартырга хокуклы, булуыгызны белегез.
Товарның төре, куллану үзлекләре, шулай ук чегы сакланган очракта, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтарырга мөмкин.
Сезнең  индивидуаль параметрлар буенча заказ белән алынган әйберләрдән баш тарту мөмкин түгел.
Товарны кире кайтаруның сәбәбе  аның сыйфатына бәйле булса, кулланучы товарны алыштыруны, ташламаларны, товарның җитешсезлекләрен юкка чыгаруны яки аларны төзәтүгә киткән чыгымнарны кире кайтаруны, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны һәм чыгымнарны кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Күп кенә кибетләр, төргәк бозылган очракта, товарны кире  кабул итми. Әмма мондый таләп дөрес саналмый, чөнки төргәкне ачмыйча (әлбәттә инде ул ачканда  бозылмый калмый), товарның төзеклеген тикшерү мөмкин түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса