Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирененң үлеме өчен дошманннан үч алган

Советлар Союзы Герое Мария Октябрьская исеме һәркемгә мәгълүм. Ул сугыш вакытында танк сатып ала һәм Томскидан фронтка китә. Иренең үлеме өчен үч алу теләге белән яши ул.

Аны иренең үлеме аяктан екса да, көчле булып кала. Мария фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Әмма аны кире боралар, сәламәтлеге һәм яше буенча (аңа 40 яшь була) туры килми ул. Шуннан соң ул танк сатып алырга, дигән карарга килә. Берничә көн буе апасы Томск базарларында Октябрьскийлар милкен сата. Әмма әйбер сткан акча гына җитми аңа. Мария Васильевна чигү эшенә керешә. Шуның белән акча эшләргә тели. Бик озак вакыт эскәтер, салфетка, яулыклар чигү белән шөгыльләнә. Ниһаять, кирәкле сумма - 50 мең сумны җыя.

Ул акчаларын дәүләт банкына күчерә һәм Сталинга телеграмма җибәрә: "Туган ил өчен сугышта ирем - полк комиссары Октябрьский Илья Федотович һәлак булды. Аның һәм башка бик күпләрнең үлеме өчен фашистлардан үч аласым килә. Шуның өчен дәүләт банкына танк төзү өчен 50 мең сум акча салдым. Танкка "Сугышчан дус" дигән исем биреп, мине әлеге танкның йөртүче буларак фронтка җибәрүегезне сорыйм"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса