Окоптан роман язуга кадәр юл
.jpg)
Кәрим Гарипов өчен махсус хәрби операция абстракт төшенчә яки китаплардагы сюжет кына булудан туктаган. Ул дары исе, Курскның кара үзле туфрагы һәм күктән даими куркыныч көтеп яшәүгә әверелә. Көек авылында яшәүче бу егет үз ихтыяры белән фронтка китә, “Ахмат” махсус бүлекчәсендә (спецназында) хезмәт итә. Анда ул үзенә “Автор” позывноен сайлый. Чөнки аның максаты Курск өлкәсен азат итүдә катнашу гына түгел, ә китап язу, бу вакыйгалар турында киләчәк буыннар өчен тарихи хәтерне саклап калу да була.
Күптән түгел генә аның “Курский излом. История добровольца” дигән автобиографик повесте дөнья күрде. Китап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 1000 данә тираж белән басылып чыккан һәм ул төбәкнең китапханә фондларын тулыландыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта “Автор” яңа әсәр – шулай ук махсус хәрби операциянең реаль геройларына багышланган роман өстендә эшли. Кем соң ул Кәрим Гарипов? Моңа җавапны нәкъ менә шул ук юлны, сугыш сукмакларын үткән хезмәттәшләре һәм аның якыннары бирә.
Петр Волошин: «Һәр сүзе күңелләргә үтеп керә»
Санкт-Петербургта туып-үскән, белеме буенча гуманитарий булган Петр тормышта катлаулы юл үткән. 2008 елда реклама бизнесы таркалганнан соң, ул атом объектларында эшләргә рөхсәте булган югары категорияле эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 2022 елда ковидтан хатынын югалткач, Петр тормышның мәгънәсен Ватанны саклауда таба. Махсус хәрби операция зонасына ул мобилизация буенча эләгә, Волчанск юнәлешендә хезмәт итә, аннары Курск өлкәсенә күчерелә. Нәкъ дүрт ел өзлексез хезмәт итү, салкын бетон өстендә кунулар һәм даими стресс сәламәтлегенә зыян китерә. Шушы көннәрдә генә ул, яраклылык буенча “В” категориясе алып, запаска җибәрелә.
Кәрим Гарипов белән Петр Суджа шәһәре янында очрашалар. Ике тәүлекне бер блиндажда үткәрәләр, сөйләшеп китәләр һәм аннан соң да озак вакыт язышып торалар. Петр өчен Кәрим, иң беренче чиратта, дус һәм СВОның асылын башкалар сөйләве буенча гына язмас өчен, аны үз җилкәсендә татып карарга дип аңлы рәвештә сугышка киткән кеше.
– Аның нәкъ менә язучы буларак анда китүе мине гаҗәпләндерде. Нәкъ менә шул мохитнең бөтен авырлыгын үзе аша үткәрү өчен баруы, – ди Петр Волошин. – Ә сугыш – ул абсолют җимергеч көч.
Петр “Курский излом” китабының сыйфатын югары бәяли һәм андагы хикәяләүнең эчкерсезлеген билгеләп үтә.
– Һәр фраза үтемле. Әгәр уйлап карасаң, танылган авторларны, хәтта Достоевскийны да, замандашлары даһи дип түгел, ә гади кеше итеп кенә кабул иткән бит. Менә Кәрим дә безнең – үз дуслары алдында нәкъ менә шундый гап-гади кеше.
Сүз уңаеннан, Петр Волошин Гариповның яңа романындагы геройларның берсе өчен прототип булган.
Айрат Сабиров: «Пропаганда дөрес булырга тиеш»
Яшел Үзәннән Айрат Сабиров – “Ахмат” составында махсус хәрби операциядә катнашучы.
– Россия махсус билгеләнештәге көчләр (спецназ) университетында укулар уздым, Мариуполь янына эләктем. Аннан соң каты яраландым, Мәскәүдә мине яңадан җыйдылар дияргә була. Хәзер сафка яраклы түгелмен, – дип сөйләде Айрат.
Кәрим Гарипов белән алар сугыштан соң, моннан ике еллар чамасы элек, бер чарада танышалар.
– Күптән түгел Кәрим белән аның Курск өлкәсе чигендәге хәрби бүлекчәсенә бардык, аның белән хезмәт иткән егетләргә гуманитар ярдәм илттек. Аны яхшы хәтерлиләр, алар бер-берсенә туганнар кебек якын, – дип билгеләп үтә Сабиров. – Ә без үзебез волонтерлар буларак күбрәк техник өлеш белән шөгыльләнәбез: машиналар әзерлибез, баггилар җыябыз, турельләр ясыйбыз.
Кәрим Гариповның китапларын Айрат бик мөһим эш дип саный:
– Сәламәт пропаганда булырга тиеш. Без, ветераннар, ил тормышында катнашырга тиешбез. Кәрим үз китаплары аша яшьләргә мөрәҗәгать итә, аларга ниләр барганын сөйли. Аның китаплары мәктәп китапханәләрендә, һичшиксез, булырга тиеш. Икенче аспект – бер Татарстаннан гына да фронтта дистәләгән мең кеше бар. Анда күргәннәрдән соң алар нинди булып кайтыр? Бу егетләр – гаделлек хисе гадәттән тыш көчәйгән, нерв халәтендәге, депрессиядәге кешеләр. Кәримнең китаплары исә тыныч тормыштагы кешеләргә ветераннарны аңларга, уртак тел табарга ярдәм итәчәк.
Булат Җәләлиев: «Сугыш турындагы китапларны укырга әле әзер түгелмен!»
Булат Казаннан махсус хәрби операциягә 2022 елда “Ахмат” структурасы аша үз ихтыяры белән китә. Хәрби хәрәкәтләр зонасына өч тапкыр чыга, Мариупольне штурмлауда катнаша, яралана һәм комиссовать ителә. Тыныч тормышка кайткач, ул бөтен көчен ветераннарны социаль реабилитацияләүгә юнәлтә. “Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү үзәге” дигән коммерцияле булмаган оешма төзи. Аяк-кулларын югалткан инвалидлардан һәм төрле конфликтларда (Чечня, Сирия, Әфганстан) катнашкан ветераннардан “Боевые Барсы» хоккей командасы җыя. Команда төрле турнирларда, шул исәптән Татарстан Рәисе Кубогында һәм “Стальная лига” хоккей лигасында актив катнаша.
Булат Җәләлиев Кәримне “якты, ачык күңелле егет” дип бәяли. Аларны дусларча көндәшлек тә бәйли: алар балык тоту турнирларында пьедесталны бүлешкәннәр (Булат – алтын, ә Кәрим көмеш медаль яулаган). Ә менә Кәримнең китабын Булат укымаган әле. Ул моны болай дип аңлата:
– Мин әлегә, мөгаен, сугыш турында китаплар укырга әзер түгелмендер. Бу яңа хатирәләр әле дә күңелгә авыр.
Шулай да ул Кәрим Гарипов повестенең тәрбияви кыйммәтенә ышана. Булат хәзерге яшьләрнең әхлакый кыйммәтләре түбән тәгәрәвенә, балаларның тупаслыгы, ата-аналар һәм яшьтәшләре белән аралашу урынына телефонга бәйлелегенә борчыла. Кәримнең китаплары коры фән аша түгел, ә йөрәк һәм җан аша Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләп, моңа каршы тора алырлык көч булыр дип саный. Аның өчен Кәрим гомергә “Автор” булып калачак – бу позывной тормыш рәвешенең һәм фронт дуслыгының аерылгысыз өлешенә әверелгән.
Эдуард Беус: «Китап дөреслекне сөйләргә, аңлаешлы һәм һәркем укырлык булырга тиеш»
Бу компаниядә иң өлкәне Эдуард Михайловичка 60 яшь. Ул яше туры килмәү сәбәпле, хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаган. Шулай да, СВО зонасына гуманитар ярдәм илтүне беренчеләрдән булып оештыручыларның берсе ул. Ул бүгенге көнгә кадәр актив волонтер һәм Татарстан буенча СВО ветераннары берлегенең яшьләр программалары җитәкчесе булып тора.
Кәрим Гариповка Эдуард Михайлович аталарча җылылык белән карый. Ул бу яшь егетнең аяусыз сугышларда катнашып та, аек акыл белән фикер йөртә алуына, аның күңелендә агрессия һәм ачу булмавына таң кала.
– Ул бик кызыклы китаплар язды, бу темага нык үтеп керде, – дип билгеләп үтә Беус.
Эдуард сүзләренчә, мондый темага язылган әдәбият дөреслеккә нигезләнгән, аңлаешлы һәм һәркем укырлык булырга тиеш – Кәрим Гарипов моңа ирешә алган. Иң мөһиме – китапларда шәхси тарихлар белән илнең тарихи хәтере үзара үрелгән, ә бу исә киләчәк буыннарга тапшырылырга тиешле бик мөһим нәрсә.
Әнисе сүзе
Кәримнең әнисе Нурия Фатыйх кызы Гарипова өчен улының китабы – гади текст кына түгел, ә улы өчен горурлык һәм аның белән бергә шул авырлыкларны кабаттан кичерү мөмкинлеге. Совет чорында үскән, хәрби әдәбиятны яхшы белгән һәм яраткан өлкән буын вәкиле буларак, ул “Курский излом” китабын, бөтен өй эшләрен ташлап, бер сулышта укып чыккан.
– Мин моның барысын да үз йөрәгем аша үткәрдем, үземне нәкъ менә алар белән бергә анда булган кебек хис иттем. Йөрәккә үтеп керде! – дип сөйли ул.
Нурия Фатыйх кызы улының язу стилендә совет хәрби прозасының иң яхшы традицияләре дәвам итүен күрә: телнең гадилеге, хәтта кечкенә балалар өчен дә аңлаешлы булуы һәм хисләрнең тирәнлеге. Ул улының исән-сау кайтуына һәм яңа китап чыгарып, иҗат итүен дәвам итүенә чиксез шат. Аның өчен Кәримнең үзе укырга яратуы һәм бу мәхәббәтне балаларга да җиткерергә омтылуы бик мөһим.
Кәрим Гариповның яңа офыклары
Кәрим Гарипов ике дөнья чигендә басып тора: берсе – окоплар дөньясы, анда бер хата тормыш бәрабәренә тора, икенчесе – китап битләре дөньясы, анда төп максат – намуслылык. Аның хезмәттәшләре Кәримдә сугышчыны гына түгел, ә аларның уртак дөреслеген саклаучыны да күрә. Әңгәмәдәшләрнең берсе әйткәнчә: “Китаплар балалар еллар үткәч тә аталарының нәрсә өчен сугышканын аңласын өчен кирәк”. “Автор” яңа романның бүлекләрен язып тәмамлаган арада, аның беренче китабы Татарстан китапханәләре киштәләрендә үз укучыларын көтә инде.
– Китап бастырып чыгару – җиңел эш түгел, – дип уртаклаша Кәрим Гарипов. – Татарстан Мәдәният министрлыгының ярдәме һәм финанславы белән нәкъ менә мең данә китап дөнья күрде. Китап үз укучысына таба юл алды.
Яңа роман – автор өчен шулай ук зур сынау. Үзең үткән юлны әдәби рәвештә сурәтләү бер аерым эш, ә менә төрле холыклы, төрле карашлы һәм төрле язмышлы персонажлар хәрәкәт иткән берничә сюжет сызыгын бергә үрү – бөтенләй икенче нәрсә. Бернигә карамастан, “Автор” чигенергә күнекмәгән: тиздән роман тәмамланачак һәм “Курский излом” повестенең язмышын кабатлап, республиканың “Татмедиа” агентлыгы оештырган “Герои рядом” (“Геройлар янәшәдә”) бәйгесенә тапшырылачак.
“Автор”га уңышлар телибез!