Сәдаканың күләме уңышның нинди шартларда үстерелүенә бәйле

Районда уңыштан мәҗбүри сәдака – гошер җыю буенча еллык хәйрия кампаниясе бара. Бу борынгы традициянең бүгенге көндә ничек эшләвен Питрәч районы һәм Шәле авылы мисалында ачыкладык.
Тарихи тамырлары һәм асылы
Гошер сәдакасы – ул үз ихтыярың белән генә бирә торган иганә түгел, ә шәригать кануннары буенча катгый үтәлергә тиешле дини бурыч. Бу атама гарәпчә “ашр” сүзеннән килеп чыккан, ул “ун” дигәнне белдерә.
Питрәч районы имаммөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов аңлатканча, сәдаканың күләме уңышның нинди шартларда үстерелүенә бәйле:
- Уңышның 1/10 өлеше – җир кеше кулы белән зур чыгымнар тотылмыйча, табигый юл белән (яңгыр яисә елга суы) үстерелгән очракта бирелә.
- Уңышның 1/20 өлеше – гошерның яртысы – ясалма сугару, техника яисә зур кул хезмәте (чүп утау, корткычлардан саклау) кулланылган булса бирелә. Гошер нәкъ менә җирдә үстерелгән уңышка кагыла, ул аграрийлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тоткан һәркем өчен мәҗбүри санала. Халыкның башка категорияләре – мәсәлән, сәүдәгәрләр, программистлар яки капитал ияләре өчен – зәкәтнең башка төрләре каралган.

Районда гошер җыю үзәкләштерелгән
Бүгенге көндә районда гошер сәдакасын җыю системасы мөхтәсибәт һәм Питрәч авылындагы үзәк мәчет аша үзәкләштерелгән рәвештә оештырылган. Авылларда яшәүчеләр үз уңышларының бер өлешен авыл мәчетләре имамнарына алып килә. Алар, гадәттә, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш алып килә. Район үзәге исә барлык торак пунктлардан җыелган азык-төлекне йөк машинасы белән илтүне оештыра.
Җыелган азык-төлек үзәк мәчет каршындагы мохтаҗларны тукландыру пунктына юнәлтелә. Анда көн саен тормышта авыр хәлдә калган кешеләр өчен кайнар төшке ашлар әзерләнә. Тиз бозыла торган азык-төлекнең бер өлеше турыдан-туры аз тәэмин ителгән гаиләләргә тапшырыла. Моннан тыш, уңышның билгеле бер өлеше Казанга, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенә җибәрелә, анда да бу ярдәмне төбәктәге мохтаҗ гаиләләргә тараталар.
– Бу – безнең даими игътибарыбызда булган, тормышның авыр хәлендә калган кешеләргә юнәлтелгән изге эшебез. Нәтиҗәлелекне максималь дәрәҗәдә тотарга тырышабыз, беркем дә ач булырга тиеш түгел, – дип билгеләп үтә Наил хәзрәт.
Шәле авылы: кырдан бәйрәмгә кадәр
Шәле авылында исә гадәти уңыш җыюны буыннарны берләштерүче зур вакыйгага әйләндерә алганнар.
Имам Тимур хәзрәт Латыйпов сүзләренчә, гошер җыю көзен, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне казып алгач башлана. Мәчет бу процессны оештыруны үз өстенә ала: халкыбызга уңышның уннан бер өлешен турыдан-туры Аллаһ йортына алып килергә тәкъдим ителә, аннан соң продукция исемлекләр буенча адресларга – Питрәчтәге приютка, дини уку йортларына яки конкрет мохтаҗларга таратыла.
Бу сезонның төп үзенчәлеге – биредә уңыш җыю тәмамлануга багышланган балалар бәйрәме уздыру булды. Сабантуй (язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме) үрнәгендә, авыл халкы бакча сезоны ахырын билгеләп үтәргә карар кылган.
– Без балалар өчен уңыш җыю тәмамлану уңаеннан бәйрәм ясарга уйладык. Алар һәр мөселманның үз-үзен генә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр турында да кайгыртырга тиешлеген белсеннәр өчен эшләнде бу, – дип аңлата Тимур хәзрәт.
Чарада гадәти булмаган, гаҗәеп яшелчәгә бәйгеләр узды. Балалар әти-әниләре белән бергә авырлыгы 25 килограммга җиткән кабаклар һәм кызыклы формадагы кишерләр алып килделәр. Бәйрәм яхшы уңыш өчен Аллаһка шөкер итү һәм шәфкатьлелек эстафетасын яңа буынга тапшыру чарасына әверелде.
Җыем үзе беренче кырауларга кадәр (саклауга куелганчы) дәвам итсә дә, балалар фестивале авыл халкының социаль җаваплылыгының якты символы булды.

Гошер фәлсәфәсе: бәрәкәт алу
Иманлы кешеләр өчен гошер түләү тирән рухи мәгънәгә ия. Бу гади салым гына түгел, ә үз мөлкәтеңне чистарту гамәле.
– Моның мәгънәсе – үзеңнең бурычыңны үтәүне тоюда. Син тулысынча үзеңнеке булмаган нәрсәне бирәсең. Бу уннан бер өлеш – ул синеке түгел, ул Аллаһның бүләге. Гошер түлә п, син үз мөлкәтеңне “тузаннан” чистартасың, бәрәкәт аласың, – дип сөйли Тимур хәзрәт.
Дини галимнәр фикеренчә, гошер түләүдән баш тарту җирне бәрәкәттән мәхрүм итә һәм киләчәктәге уңышны куркыныч астына куя.
Шулай итеп, Питрәч районында гошер сәдакасы җыю мисалы исламның теләктәшлек традициясенең бүгенге шартларга ничек җайлашуын, катгый дини кагыйдәләрне җанлы кешелекле мөнәсәбәтләр һәм балалар тәрбияләү белән уңышлы берләштерүен күрсәтә.
