Җирле шагыйрәбездән шигъри бүләк

Мария Масимованың мәңгелек хис - мәхәббәт турындагы шигырьләре
Мәхәббәт учагы
Әби-бабайлардан килгән,
Гасырлар үтеп, безгә.
Мәхәббәткә тугры булсаң,
Тап төшмәс һич тә йөзгә.
Мәхәббәт учагы янса,
Суык кышлар куркытмас.
Сөйгән ярым кочагына
Җил дә үтеп керә алмас.
Кайнар кочагыңда йоклыйм,
Башым синең күкрәктә.
Мәхәббәт учагы дөрләп
Яна, сүнми йөрәктә.
Чын мәхәббәт - гомерлек
Берәү бирде миңа сорау:
“Чын мәхәббәт буламы?” – дип
Каршы аңа җавап бирдем:
“Сөя белсәң, бар ул,” – дип.
Җаның-тәнең белән сөйсәң,
Чын мәхәббәт гомерлек.
Кеше хисләреннән көлсәң,
Бу була зур җүләрлек.
Бәгырь-йөрәгеңә тия,
Мәхәббәт ул саргайта.
Әгәр җавапсыз да булса,
Тиз арада картайта.
Төпсез дәрья сыман тирән,
Сихерли зәңгәр күзе.
Кояш чыккан кебек балкый,
Нур сибә көләч йөзе.
Бәхет, шатлык, сөенечләр
Урап-урап алсыннар.
Гашыйк булган парлы ярлар
Ныклы гаилә корсыннар.
Ышыкланам артыңа
Кар бураннар булган чакта,
Ышыкланам артыңа.
Гади дә син, намуслы да,
Тугры сөйгән ярыңа.
Җил-давылдан ышыгым син,
Куеныңа сыенам.
Эштә бераз тоткарлансаң,
Белмим, нигә юксынам.
Күләгәңә яшеренәм,
Җәйге челлә кыздырса.
Кочагыңда мин җылынам,
Кышкы салкын туңдырса.
Яшен яшьнәп, яңгыр яуса,
Куеныңа сыенам.
Яңгырдан соң кояш чыкса,
Нурларында коенам.
Көзге ачы җилләр иссә,
Ышыкланам артыңа.
Озын гомер, сәламәтлек
Телим сөйгән ярыма.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:12Җирле шагыйрәбез Мария Максимованың балачак хатирәләре “Әле дә тәме авызымда”900
-
25 февраль 2021 - 13:19Питрәч районында унтугыз ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла Эшләр "Безнең ишегалды" республика программасы ярдәмендә башкарылачак.4500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8000
-
24 февраль 2021 - 10:32Шәле егетләре үзара көч сынашты Авыл мәдәният йортында "Ягез әле , егетләр!" бәйгесе узды.8100
-
21 февраль 2021 - 13:08Питрәч районы яңалыкларын карагыз
-
12 февраль 2021 - 16:01Питрәч районы яңалыкларын карагыз
-
25 февраль 2021 - 08:12Питрәч керәшеннәренең мәдәният айлыгы иртәгә тәмамланачак26 февраль көнне 18 сәгатьтә «Җакын дуслар җыелышкач" дип исемләнгән бәйрәм концерты көтелә.4900
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.159900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.130400
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130000
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126200
-
29 декабрь 2020 - 12:20Венера Ганиеваның ире, опера театрының тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов вафат Камил Фәйзрахманов озак еллар тавыш режиссеры булып эшләде.115600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика