Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Июнь - бар уңышка нигез салу өчен иң җаваплы чор

Барыбыз да елның иң ямьле, иң хозур мизгелен - җәйне өзелеп көтәбез.

Чынлап та, җәйге кояш нурлары астында рәхәтләнеп су кереп тә, кызынып та, ял итеп тә була. Ләкин бакчасы, хуҗалыгы булганнар өчен җәй тырыш хезмәт вакыты да. Борынгылар юкка гына: "Июнь җитте - эшнең чиге-чамасы юк" яки "Июнь килде - балык тоту турында оныт" димәгәндер. Чынлап та, июнь - бар уңышка нигез салу өчен иң җаваплы чор.
Ай башында бакчада кура җиләге, бакча җиләге, балан, гөлҗимеш чәчәк ата. Ай ахырына таба инде без тәмле, сусыл җиләкләрне авыз итә башлыйбыз.
Бакчада бу ай барышында туфракны гел йомшартып тору, агач-куак төпләрен һәм түтәлләрне, түтәл араларын чүп үләннәреннән аралап тору киңәш ителә. Чүп үләннәрен алар чәчәк ата башлаганчы өзәргә кирәк, алар орлык бирә башласа, эш харап булачак. Агач кәүсәләрендә һәм алар тирәли барлыкка килгән яшь үсентеләрне тамырларыннан ук өзеп барырга онытмагыз.
Суга кытлык кичергәндә, агачларда инде барлыкка килгән җимешләрнең дә коелу куркынычы бар. Аеруча кара карлыган су ярата. Кәүсә тирәли туфрак 50-60 см.га кадәр яхшы ук дымланырга тиеш. Дым җиләк-җимеш агачларына һәм куакларына аеруча чәчәк атып, җимешләре барлыкка килгән чорга кадәр мөһим. Һәр су сипкәннән соң, дым яхшырак саклансын өчен, кәүсә тирәли туфракны йомшарталар һәм мүлчәлиләр.
Бакча җиләге түтәлләрендә, күчереп утыртырга кирәк булган кадәр генә калдырып, артык "мыекларны" өзә барыгыз. Күчереп утыртасы "мыекларны" тамыр алсыннар өчен туфрак белән күмеп куегыз. Җиләкләр өлгерә башлагач, пычранмасыннар өчен, куаклар төбенә салам яки башка материалдан мүлчә түшәгез.
Караҗиләкнең (еживика) биеклеге 60-100 см.га җиткәч, очларын өзәргә киңәш ителә. Бу аларда сабаклар саны артуга һәм киләсе елда мулрак уңыш алырга юл ача.
Матурлык биреп үсүче кайбер куакларның артык куерган ботакларын кисеп, тәртипкә китерәбез. Прививкаланган розаларның, сирень куакларының төбеннән чыккан ботакларны төбеннән үк кисеп атыгыз.
Клематислар бу чорда аерым игътибар таләп итә. Аларның ботакларын өскә күтәрәләр, зәгыйфь ботакларын кисәләр, аннан соң минераль ашлама комплексы эремәсе белән яхшылап ашлыйлар.
Июньдә лалә һәм гиацинтларның яфраклары саргая, аларны чокып алырга кирәк. Нарциссларны 2-3 елга бер тапкыр бүләләр. Суганчаларны күләгәле урында киптерәләр һәм көзен утыртканга кадәр җилләтелә торган урында саклыйлар.
Вак суганчалы чәчәкләр - умырзая, тычкан гиацинты, крокусларны да яфраклары саргайгач чокып алалар, ояларын аералар һәм яңа урынга утырталар.
Чәчәк бакчасында да эш бихисап: бу чорда түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыру, су сибү, ашламалау, гладиолуслар һәм георгиннар өчен таяклар әзерләү мөһим. Чәчәкләрне көчле кояш нурларында яндырмас өчен суны иртәнге 9га кадәр яки кичке 6 сәгатьтән соң сибү киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса