Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Караучысыз сыерлар

Район үзәгендә яшәүчеләрне караучысыз йөргән хайваннар борчый: йә этләр, йә сыерлар теңкәгә тия.

Сыерлар үз ирекләре белән теләсә кая йөри, юлда авария хәле тудыра, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне, бигрәк тә балаларны куркыта. Җәяүлеләр юлы һәм юл кырыйлары сыер тизәге белән пычрана. Дачаларда түтәлләрне, бәрәңгеләрне таптыйлар, үстергән яшелчәләрне ашап китәләр. Битараф хуҗаларны штраф та куркытмый, күрәсең, ул күп түгел, кесәләренә сукмый.
Ул хуҗалар сыерлары өчен курыкмый ахры. Хәзер мал бәясе бик кыйммәт, төяп алып китсәләр, аннары үзләре үк елап йөриячәкләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса