Карповка авылыннан хәрби хезмәткәрнең СВО зонасындагы тормышы турында аның әти-әнисе сөйләде
Җәмгыять

Карповка авылыннан хәрби хезмәткәрнең СВО зонасындагы тормышы турында аның әти-әнисе сөйләде

Рәфкать Әмир улы белән Раушания Габдрахман кызының өч баласы бар, аларның иң кечеләре Алмаз К. Ватан алдындагы хәрби бурычын үти.

2022 ел. Сентябрь ахыры. Бөтен ил өлешчә мобилизация игълан ителү һәм кемнәргә повестка килүе турында гына сөйләшә. Кичке аш вакытында Алмазның әти-әнисенең дә сүзләре шул хакта була.

– Рәфкать, безнең авылга кемнәргә повестка килергә тиешлеген белмисеңме? Безнекеләр исемлектә юктыр дип ышанам?

Ләкин җавапны гаилә башлыгы түгел, ә улы бирә.

– Әни, мин үз повесткамны барып алдым инде…

Алмаз үзенең мобилизациягә эләгүен белгәч тә, беркемгә әйтмичә, хәрби комиссариатка киткән. Уллары киткәч беренче вакытларда, әти-әнисе бик нык борчылган. Ул вакытта алар билгесезлектә булалар. Аңа үзенең кайда икәнен әйтергә ярамый, өйгә еш шалтырату куркыныч, шуңа күрә әти-әнигә бик авыр була.

Якыннары юкка гына борчылмаган икән. Ноябрь уртасында, Алмаз яраланган, дигән куркыныч хәбәр җиткерәләр аларга.

– Группада икесе ике йөзенче, берсе өч йөзенчедән, дип яздылар. Ике йөзенчедә үлгән кеше икәнен беләм, ә өч йөзенченең нәрсә аңлатканын аңламыйм. Шул чакта мин яртылаш үлдем дияргә була. Кычкырам, елыйм, нәрсә эшләргә белмим. Беренче эш итеп улыма шалтыратам, трубканы алмый. Аннары апага хәбәр иттем, ул ун минутта килеп җитте. Беркем дә рәсми мәгълүмат бирми. Икенче көнне Белгородтан улым шалтыратып: “Әни, минем белән бар да яхшы”, диде. Шул вакытта мин яңадан терелдем, – дип сөйләде Раушания Габдрахмановна.

Атыш була. Берничә егет окопта була. Алмазның муенына миномет кыйпылчыгы эләгә. Ул бик озак, ярты елга якын дәвалана. Әнисе әйтүенчә, улы өйдә булганда, иптәшләре өчен борчыла, алар өчен курка, үзен аларны ташлап калдырган кебек хис итә. Шуңа күрә дәваланудан соң июль ахырында ул фронтка кире китә. Борчылып тормасыннар өчен атнага бер тапкыр булса да туганнары белән элемтәгә керергә тырыша.

Әти-әниләренә мәгълүм булганча, аларның уллары – укчы, Сватово янында. Ир белән хатынның ике уллары бар. Икесе дә, әтисе кебек үк, армиядә булганнар, ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр. Алмаз Казан автотранспорт техникумын тәмамлаган, төзелеш бригадасында эшләгән, ташчы булган. Өйдә дә үз куллары белән күп нәрсәләр ясаган – аеруча да зур мич яхшы килеп чыккан. Буш вакытларында спорт белән мавыга. Авыл волейбол командасында уйный, шулай ук футбол уйный, чаңгыда шуа. Әле гаиләсен булдырырга өлгермәгән, аңа 31 яшь.

Күптән түгел хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе янына район башлыгы Илһам Кашапов килде, ул аларның хәлләре белән кызыксынды, ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итәргә әйтте.

– Безнең бөтен әйберебез дә бар, пенсия алабыз, балалар ярдәм итә, туганнарыбыз янәшәдә. Иң мөһиме, Алмаз безнең янга исән-сау әйләнеп кайтсын, – диде ир белән хатын.