Карт әбием тылда, ә карт бабаем фронтта җиңү өчен бөтен көчен куйган
Күк йөзебезнең аяз булуында тыл хезмәтчәннәренең дә өлеше зур.
Без бүген аларның түземлелекләре, сабырлыклары, батырлыклары алдында баш иябез. Тол калган әбиләребез, ятим үскән сабыйлар язмышы кабатланмасын иде дип телибез. Мин, сугыш вакытында тылда хезмәт иткән карт әбием турында язарга телим. Карт әбием Хужина (Абдуллина) Сәгъдәт Габдулла кызы 1919 елның 2 мартында Балык Бистәсе районы Яншык авылында дөньяга килә. Ул шул авылда бала чагын, мәктәп елларын үткәрә. Шунда сугышның барлык авырлыкларын да татый. Сугыш башлангач, барлык ирләр дә сугышка китеп бетә. Ә безнең карт әби ирләр урынына басып, барлык эшләрне дә башкара, колхоз җитәкчесе нинди эшкә кушса, шунда эшли. Ул үгез җигеп җир дә сөргән, кырга чәчүлек орлык та чыгарган. Кирәк вакытта сыер җигеп районга да чыгып киткән, урманын да кискән, окоп казырга да йөргән. Аларның авыр хезмәтен, бернинди алтыннар белән дә алмаштырып булмый. Карт әбием туган авылында җиңү яуласа, карт бабам сугыш кырында җиңү яулаган. Минем карт бабам Касыйм, 1912 елның 25 гыйнварында Татар Казысы авылында туган. Шул авылда үсеп буйга җиткән. Яше җиткәч, армия хезмәтенә киткән. Анда хезмәт срогы беткәч, кабат туган авылына әйләнеп кайткан. Туган йортында озак ял итеп ятарга туры килми, чөнки финнар сугыш башлаган. Карт бабамны сугыш кырларына озатканнар. Ул беркайчан да үзен кызганмаган, һәрвакыт алда барган. Финнар белән сугышып, җиңү яулап, исән-имин кабат туган авылына әйләнеп кайткан. Озак ял итә алмаган, 1941 елда тагын сугыш башланган. Карт бабамны тагын фронтка алганнар. Ул кайларда гына сугышмаган! Ленинград блокадасында да катнашкан. Берлинга кадәр барып җиткән! Бабам Берлинны яулап алганда яраланып госпитальгә эләккән. Сугыш беткәч тә, ул тиз генә өйгә кайтмаган. Җимерек авылларны аякка бастыруда катнашып, 1945 елның ноябрендә генә туган авылына кайткан. Бабам сугышта күрсәткән батырлыклары өчен "Икенче дәрәҗә Ватан сугышы" ордены, "Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен" медале белән бүләкләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 12:27Питрәчнең Яшь өйләнешүчеләр паркы яңа төсмер алачак Яңа өйләнешүчеләр паркы һәм район үзәгенең төп мәйданы районда зур чаралар үткәрүнең төп урыны булачак.11800
-
20 май 2022 - 10:27Ел башыннан «Халык контроле»нә питрәчлеләрдән 412 гариза кергән Барыннан да бигрәк халыкны юллар торышы һәм сыйфаты, төзекләндерү, инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый.13600
-
20 май 2022 - 09:19Питрәчтә кино хезмәт күрсәтү өлкәсе ветераннарын бүләкләделәр Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.12300
-
20 май 2022 - 08:35Синоптиклар -2 градуска кадәр салкын булуы турында кисәтте Үзәк шторм кисәтүе таратты.13800
-
19 май 2022 - 15:34Питрәчле исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хокукыннан мәхрүм ителгән Юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссия мәгълүматы буенча27000
-
17 май 2022 - 14:37Питрәч районы яңалыклары
-
6 май 2022 - 17:22Питрәч районы яңалыклары
-
20 май 2022 - 10:15
-
10 май 2022 - 05:10
-
16 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!83400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.209100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**309100
-
14 апрель 2022 - 07:32«Яз сулышын тоеп» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 8 гүзәл зат катнаша.200400
-
21 март 2022 - 13:15Питрәчлеләр өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышларында катнаштылар Турнирда барлыгы 29 команда арасыннан 80нән артык малай һәм 60тан артык кыз катнашты.150800
-
21 март 2022 - 09:52Хоккей. Барлык матчларда да ышанычлы җиңү Хоккей. Барлык матчларда да ышанычлы җиңү150100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика