Кәефне дә күтәрделәр, бүләкле дә булдылар

Редакция игълан иткән "Яхшы кәеф бүләк ит!" бәйгесендә иң кызыклы һәм тапкыр рәсем асты язган өч хатын-кыз спонсорларыбыздан призлар алып китте.
Бәйгенең иң актив һәм талантлы катнашучылары укытучылар булды. Өчесе дә белем бирү йортларында эшлиләр, яшь буынны тәрбиялиләр. Аларның профильләре төрле булса да, иҗатта бу комачауламый. Бигрәк тә юмор хисе барында һәм әйләнә-тирәдәгеләргә елмаю бүләк итәргә теләгәндә, сүзләр үзләре туа.
- Математика - шулай ук шигърият ул, - ди җиңүчебез Татьяна Кузнецова үзе укыткан фәнен мактап. - Мин төгәл фәннәрне дә, гуманитар фәннәрне дә яратам. Иҗат итү дә тарта мине. Күптән нинди дә булса бәйгедә катнашасым килеп йөри идем, нишләптер, бераз шөлли идем. Ә бу юлы ник катнашмаска, дип уйладым. Һәм үкенмим. Җиңүем турында беркемгә дә әйтмәдем. Нәтиҗәләр турында белгәч, башта ышанмый тордым, - дип куанычын яшерә алмады Ленино-Кокушкино мәктәбе укытучысы.
- Рәсем асты уйлап тапкач та әле җибәрергә тормаган идем, - ди коррекция мәктәбе хезмәткәре Гүзәл Волостнова. - Кызым үгетләде: язгач, җибәрергә кирәк, диде. Ул бөтенесен язып, электрон почтагызга юллады. Һәм тикмәгә булмаган. Мин бик канәгать.
- Мин эшемдә дә гел нәрсәдер уйлап табу белән мәшгульмен. Мондый бәйгеләрне бик яратам, газетаны һәрвакыт яздырып, укып барам, - ди Татар Казысы мәктәбе укытучы-оештыручысы Флера Хәйретдинова. - Сезнең бәйгеләрне күзәтеп барам, катнашып киләм. Сез үзегез үк безгә яхшы кәеф бүләк итәсез. Без мондый бәйгеләрне бик яратабыз, җиңүгә дә өмет итәбез, билгеле. Бу бик кызык һәм җәлеп итә торган нәрсә. Ә бүләк алу һәрвакыт күңелле инде анысы.
Соңыннан җиңүчеләребез үз теләкләрен дә җиткерде.
- Бәйгеләрне ешрак үткәрегез, бик кызык бит! - диде алар бертавыштан.
Татьяна Кузнецовага - төп призны һәм Гүзәл Волостнова белән Флера Хәйретдиновага хуплау призларын "Московская ярмарка" кибете директоры Рәсим Галандар оглы Гусейнов үзе тапшырды.
Җиңүчебез өч оныгын сөендерергә теләде. Ул балалар киемнәрен сайлады. Калган призерларыбыз сөлге һәм зонтиклар алды. Бу әйберләр аларга хуҗалыкта бик ярап куячак һәм бәйге истәлеге булып торачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 12:15Зөлфия Гыйниятова: «Мин шигырьләр язарга яратам» Зөлфия Гыйниятова кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясарга теләгән. Шәле авылының иҗади тормышында һәрвакыт актив була. Җырларга яраткан, мәдәни чараларда актив катнашкан, концертлар оештырган, сыйныфташларын биергә өйрәткән.1500
-
8 март 2021 - 11:25Җирле шагыйрәләребездән бәйрәмгә шигъри бүләк Әниләрдә дә газизрәк, кадерлерәк кеше юк бу дөньяда!1800
-
8 март 2021 - 11:24Гөлшат Игнатьева: «Хезмәт сөючәнлегем уңышларга ирешергә булыша» «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең сугым цехы башлыгы Гөлшат Игнатьевага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.2000
-
8 март 2021 - 10:34Март аенда орлык чәчү өчен уңышлы көннәр Март — яшелчә һәм чәчәк үсентеләре утырту өчен менә дигән ай. Яхшы үсентеләр үстерергә һәм киләчәктә дә мул уңыш алырга, бакчачыларның Ай календаре сезгә ярдәм итәчәк.2500
-
8 март 2021 - 08:38Мария Максимова әнисенең хатирәләре белән уртаклаша Сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез3700
-
5 март 2021 - 14:24Питрәч районы яңалыкларын карагыз
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
8 март 2021 - 05:37Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавыХөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән Язгы матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!5800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.161500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.131000
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130500
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126800
-
28 гыйнвар 2021 - 14:43Пимәр авыл җирлегендә халык җыены узды Үзара салым программасы мәсьәләсенә зур игътибар бирелде.109500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика