Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укучылары “Солдатка хат” акциясендә катнаштылар

Алар хәзер Россия Армиясе сафларында хезмәт итүче авылдашлары Иван Фадеевка хат язганнар.

Исәнме, Иван! Сиңа бу хатны 8 нче сыйныф укучылары яза. Хәлең ничек? Хезмәт ничек бара? Сугыш ветераны Никитин Николай Алексеевич сөйләвен тыңлагач, без синең хезмәтеңнең нинди авыр булуын аңладык. Олылар әйткәнчә, армия малайлардан ир-ат тәрбияли. Хәзерге вакытта туган йорттан, гаиләдән, дуслардан һәм танышлардан ерак булуыңны беләбез. Бу кешеләр барысы да һәрвакыт синең белән. Ә әти-әниең, һичшиксез, синең белән бик горурланадыр. Без сиңа һәм хезмәттәшләреңә тыныч дөньяда яшәвебез өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Тыныч дөньяда яшәү – бомба шартлау тавышларын ишетмәү, үз балаларын югалткан әниләрнең елауларын күрмәү. Тыныч дөньяда яшәү, димәк сәяхәт итү, дуслар белән ял итү, яңа ачышлар ясау һәм Ватаныбыз үсешенә өлеш кертү дигән сүз. Моның белән без сезгә бурычлы. Син безнең өчен үрнәк булдың. Рәхмәт сиңа, Иван! Без сиңа ныклык, чыдамлык, батырлык телибез.
Бөтендөнья тынычлык бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәмдә шулкадәр мәрхәмәтлелек һәм яктылык, чиста хисләр, аны әйтү генә дә - чын шатлык. Бәйрәм белән барыбызны да! Бөтен дөньяда тынычлык булсын.

Хат адресатка юлланды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса