Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, кадерле агросәнәгать комплексы ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.

Бу көзге көннәрдә без традиция буенча язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кешеләрне хөрмәтлибез. Сез, кыр, ферма, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәтчәннәре, лаеклы котлау һәм рәхмәт сүзләрен кабул итәсез. Бу дөньяда барысы да үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккегечә һәркемгә дә кирәк. Безнең районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да актив эшли. Дәүләт ярдәме программалары уңышлы тормышка ашырыла. Безнең аграрийлар күп тапкырлар грант программаларында җиңүче булдылар, бу аларның үсеш алырга һәм киңәюгә омтылуы турында сөйли.
Агросәнәгать комплексы ветераннарына аерым рәхмәтләр һәм котлаулар. Крестьян бурычына тугры калуыгыз һәм туган җиргә карата чиксез мәхәббәтегез өчен барыгызга да рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек, муллык, бәхет, барлык башлангычларыгызда, районыбыз иминлеге хакына игелекле хезмәтегездә алга таба да уңышлар телим!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса